Сабантуе Кайбычта 8 июньдә була
Милли бәйрәмебез Сабантуе район үзәгендә 8 июньдә, авылларда 9 июньдә уза. Сабантуй программасы белән укучыларыбызга газетабызның алдагы санында тулырак таныштырырбыз. Быел да ат ярышларының приз фонды 100 мең сум күләмендә булачак.
Олы Кайбычта район Сабантуе Бәрле елгасы буена урнашкан гүзәл ял паркында үтә. Яшеллеккә төренгән әлеге паркны чүп-чардан чистарту эшләре башкарылды. Биредә һәр оешма-предприятие хезмәткәрләренә аерым участоклар беркетелгән. Үткән атнаның сишәмбесендә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев оешмалар җитәкчеләре катнашында Сабантуй мәйданында очрашу уздырды. Анда мәйданны тиешенчә чистарту турында сүз барды. Хәзерге вакытта барлык оешмалар да үзләренә бөркетелгән мәйданны җыештырды. Өмәләрдә кызу эш кайный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев