Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Салават күпере” комплексында йөзү ярышы узды

Биш ел элек ачылган «Салават күпере» спорт- сәламәтләндерү комплексында ТАССРның – 100, ­ Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оешмаларның ир-егетләр командалары катнашында йөзү ярышы үткәрелде.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, «Салават күпере» спорт- сәламәтләндерү комплексы ачылганнан бирле анда спорт ярышлары даими үткәрелеп килә.
– Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  йөзү ярышы үткәрү дә традициягә кереп китте. Ул бишенче тапкыр үткәрелә. Спорт комплексы кайбычлыларның яратып йөри торган урынына әйләнде. Бу ярыш­та дуслык җиңсен, – диде ул.
Ир-егетләр хөрмәтенә укучылар бию башкарды, Владислав Васильев кул астында шөгыльләнүче каратэчылар да осталыкларын күрсәтте. «Салават күпере»нең мөдире Җәмилә Сәгыева, комплекс ачылуның биш еллыгы уңаеннан, биредә эшләүче Роза Хәйруллина, Сафура Халикова һәм Олег Долматовка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.Монда даими йөрүче Фәрит Абзаловка, Ильяс Галиуллинга абонементлар тапшырды.
Ярышта 18-35 яшькә кадәргеләр арасында Чүтидән Артем Мартынов беренче урынны яулады. Янгын сүндерү частенда эшләүче Айнур Низаметдинов – икенче, Олы Кайбыч мәктәбеннән Максим Смелов өченче урынны алды. 36-49 яшьлекләр арасында үзәкләштерелгән бухгалтериядән Ильяс Галиуллинга тиңнәр булмады. Үзәк сырхауханә врачы Бәхтияр Нигъ­мәтуллин һәм Борындык авыл җирлегеннән Илдус Шәмгунов икенче-өченче урыннарны бүлеште.
– Спорт комплексы ачылганнан бирле улларым Инсаф һәм Азамат белән атнаның өч көнендә бассейнга, өч көнендә тренажер залына йөрибез. Йөзү түгәрәгендә дә яратып шөгыльләнәләр. Узган ел бу ярышта беренче урынны яулаган идем, – диде Ильяс Галиуллин.
50-59 яшьлекләр арасында район электр челтәре начальнигы Равил Вишняков, шунда эшләүче Илшат Сибгатуллин беренче-икенче урыннарны алса, Олы Кайбыч мәктәбенең физкультура укытучысы Ленар Сибгатуллин өченче урында.
60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Мәлкидән Валерий Нестеров, Дмитрий Иванов – беренче- өченче, Борындыктан Ринат Бикмуллин икенче урында.
– Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов тәкъдиме белән бассейнга бүген әле беренче генә тапкыр килүем. Без җәй көннәрендә Бәрле, Зөя елгаларында йөзеп үскән егетләр бит. Биредә бик әйбәт икән, бөтен җирдә чиста, суы да шәп, болай булгач, тагын килмичә булмас, – диде ярышның иң өлкән катнашучысы Ринат Бикмуллин.
Эстафета ярышларында да район электр челтәре командасы беренчелеккә иреште. Олы Кайбыч мәктәбе – икенче, янгын сүндерү час­те өченче урында. Гомуми командалар арасында да электр челтәре командасы – беренче, Олы Кайбыч мәктәбе – икенче, Борындык авыл җирлеге командасы өченче урында.
Җиңүчеләргә, призлы урыннарны яулаучыларга Мактау кәгазьләрен, истәлек медальләрен һәм абонементларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров белән “Форпост” үзәге җитәкчесе Юрий Михайлов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев