Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Табигать – тиңсез хәзинә

Санитар икеайлык дәвам итә

ТР Хөкүмәте агымдагы елның 1 апреленнән башлап, республикада санитар-экологик чисталык икеайлыгы игълан иткән иде. Икеайлык кысаларында районда торак пунктларны, андагы зиратларны, елга буйларын, җәмәгать урыннарын чүп- чардан арындыру буенча күләмле эш башкарылды.

Икеайлык төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара, шулай да районыбызда бу юнәлештә эш дәвам итә. Бүген - Пионерия туган көнендә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары укытучылары белән берлектә, һәр елдагыча, Олы Кайбыч авылындагы Бәрле буйларын, елга буена урнашкан Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркы территориясен чүп- чардан, чыбык-чабыктан чистартты. Җыелган чүпне район район торак-коммуналь хуҗалыгы трактор-машиналары көнкүреш калдыклары полигонына ташыды. Язгы ташу сулары белән агып килгән чүп-чардан арындыргач, Бәрле елгасын буып куячаклар. Елга, беренчедән, җәй көне су коену урыны булса, икенчедән, янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча янгын сүндерү машиналарының су алу урыны булып та хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе санитарэкологик чисталык икеайлыгы Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркы

2
X