Сез “Табуретка” фестивале турында ишеттегезме?
Өченче Бөтенроссия фестивале - Россиядәге барлык балалар театр студияләренә Санкт-Петербург шәһәренең зур сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинлеге бирә.
"Табуретка" балалар театр-шигъри иҗат фестивалендә катнашу өчен төрле юнәлештә эшләүче балалар һәм үсмерләр театр коллективлары (музыкаль, драма, курчак һәм башка) чакырыла. Анда 17 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Фестивальдә катнашу - бушлай. Сайлап алу турына гаризалар 2013 елның 1 мартыннын 31 маена кадәр кабул ителә.
"Әкият" курчак театры җитәкчесе Венера Сафиуллинадан әлеге фестиваль турында ниләр белүе белән кызыксындым.
- Дөресен әйткәндә, бу хакта әле беренче тапкыр гына ишетәм. Ләкин безнең мондый фестивальләрдә катнашу тәҗрибәбез бар. 2008 елда Владимир- Суздаль шәһәрендә безнең коллектив талантлы балалар һәм үсмерләр өчен үткәрелгән "Алтын балдак" Халыкара фестиваль- бәйгедә катнашты һәм икенче дәрәҗәдәге лауреат исеме алып кайтты. "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында Чүти урта мәктәбенең "Тамчылар" курчак театры, Бәрлебашы төп мәктәбенең "Яшь талантлар" балалар театры коллективлары эшли. "Табуретка" балалар театр- шигъри иҗат фестивалендә катнашучылар табылыр, дип уйлыйм, - диде үзәк директоры.
Гаризаларны җибәрергә соңга калмаска кирәк. 2013 елның 1 мартыннын 31 августына кадәр сайлап алу туры үтә. Финал 2013 елның 20 - 22 сентябрьләрендә Санкт - Петербург шәһәрендә уза. Фестивальнең эчтәлеге һәм тәртибе, формасы һәм гаризалар регламенты турында газета сайтыннан белә аласыз: www.kaibicy.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев