Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Сингапур белән аралар якыная

6 февральдә Казанда республиканың мәгълүмати-методик үзәк директорлары катнашында киңәшмә узды. Кайбычтагы үзәк директоры Светлана Петрова әйтеп узганча, анда мәгариф өлкәсендә Татарстан белән Сингапурның үзара хезмәттәшлеге хакында сүз алып барылды.

Бу көнне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү инстиуты һәм Сингапурдагы Educare компаниясе арасындагы килешүгә кул куелды. Бу килешү 2013 ел дәвамында Татарстан Республикасы мәктәпләренең фән укытучыларын методик яктан тәэмин итү системасын модернизацияләү проектын тормышка ашыруны күзаллый. Проект кысаларында мәгариф бүлекләре начальниклары, мәгълүмати-методик үзәк директорлары өчен квалификация күтәрү, 10000 укытучы өчен тренинг уздыру һәм башкалар күздә тотыла. Татарстан һәм Educare арасында өчеллык хезмәттәшлек итүгә ирешелде, 30000 укытучы белемен күтәрер, дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сингапур белән аралар