Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Сәләт» Биләргә җыйды

"Сәләт" үзенең яшь дусларын 8 июльдә Алексеевский районының Биләр тыюлыгына чакырды. Анда Олы Кайбыч, Бәрлебашы, Мөрәле мәктәпләрендә белем алучы ун укучы катнашты.

Биләрдә бу көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Сәләт" Халыкара яшьләр форумы узды. Анда республиканың барлык районнарыннан да яхшы укучы, төрле олимпиада, бәйге, фестивальләрдә актив катнашучы укучылар чакырылган иде. Уналтынчы тапкыр уздырылучы форум ТР Президентының "Сәләт" балалар һәм яшьләр интеллектуаль иҗатының XV Республика фестиваль-конкурсына 2011 елның 10 июлендә дөнья күргән боерыгы нигезендә оештырыла. Быел 4 июльдән 10 июльгә кадәр Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей тыюлыгында һәм Биләр тыюлыгында өч меңнән артык бала катнашында "Сәләт" яшьләр форумы үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Сәләт” Халыкара яшьләр форумы