Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов “Йолдыз” кооперативы эшчәнлеге белән танышты

Соңгы елларда республикабызда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә зур игътибар бирелә. Районыбыз эшмәкәрләре дәүләт программалары буенча бирелүче грантлардан теләп файдаланалар. Әйтик, Чүти авылында яшәүче Рамилә һәм Рафаэль Щукиннар үз эшчәнлекләрен елдан- ел киңрәк җәелдерәләр. Алар берничә эшмәкәрне үз канатлары астына алып, “Йолдыз” коопаративы төзеделәр.

26 сентябрьдә кооператив эшчәнлеге белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов танышты. Әлеге очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов та катнашты. 
- Безнең хуҗалыкта бүгенге көндә егермегә якын кешегә эш урыннары булдырылды. Аларның 12се терлекчелек фермасында, 6сы ит продуктлары, камыр ризыклары җитештерү цехында эшли. Хәзерге вакытта цехта ит ризыкларыннан җиде төлле колбаса, ике сортта пилмән, ике төрле котлет, голубцы, фрикаделкалар, тутырма, камыр ризыкларыннан өчпочмак, камырда сосиска, алты- җиде төрдәге пироглар, пирожкилар пешерәбез. Камыр ризыклары пешерү өчен махсус мичкә заказ бирдек, бүген- иртәгә суыткыч белән җиһазланган “Газель” автомобиле кайта. Бу безгә җитештергән продукцияне ерак араларга алып барып сату мөмкинлеге бирәчәк. Шулай ук, күптән түгел салкын ысул белән бозаулар асрау өчен бина төзеп куйдык. Малларыбыз өчен җитәрлек күләмдә терлек азыгы да хәзерләдек, - дип Рафаэль Щукин үз эшчәнлекләре белән таныштырды. 
- Чүти авыл җирлеге халыкның мәшгульлеге, шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны буенча район авыл җирлекләре рейтингында беренче урында бара. Чүти һәм Олы Тәрбит авылларын берләштергән бу җирлектә хезмәт сөючән, тырыш халык яши. Эшмәкәр булып теркәлгән берничә гаиләне берләштереп, “Йолдыз” кооперативын төзеделәр. Алга таба да үсәргә җыеналар. Рафаэль Щукин әлеге кооперативның җитәкчесе. Күптән түгел “Хәләл” продукция җитештерергә таныклыклар да алып кайттылар. Райондагы авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләүче фермерларга ярдәмегез өчен Ришат Рәшитович без сезгә рәхмәтле, - диде Альберт Илгизәрович. 
Цех эшчәнлеге белән танышканда Ришат Хәбипов биредә эшләүче хатын- кызлар белән дә аралашты, хезмәт шартлары, көн дәвамында күпме продукция җитештерүләре белән кызыксынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев