Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васыйл Шәйхразиев район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменә хат юллады

Хөрмәтле Альберт Илгизәрович!

 2018 елның 27 октябрендә бөтен дөнья «Татарча диктант» акциясендә катнашты. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Бүгенге көннәрдә «Татарча диктант» акциясе Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе.
2018 елда ул өченче тапкыр үткәрелде. Акция 28 илдә һәм Россиянең 40 тан артык төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында узды. Татарстан Республикасының барлык районнары һәм Казан шәһәренең югары уку йортлары әлеге чарага киң аудиторияне җәлеп итәр өчен күп көч куйдылар. Нәтиҗәдә, «Татарча диктант» аудиториясе 5 тапкырга артты һәм 10 меңнән артык катнашучыны җәлеп итте. Сезгә «Татарча диктант»ны оештыруда катнашканыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең ярдәмегездән башка акция мондый зур масштабта үтә алмас иде.
Бөтендөнья татар конгрессы планы нигезендә  «Татарча диктант» 19 ок-тябрьда узачак. Безнең максатыбыз –акциядә катнашучылар санын 10 тапкыр арттыру, татар теленең кулланылыш даирәсен бермә-бер киңәйтү. Шул сәбәп¬ле сездән үзегезнең районда акция өчен җаваплы кешене билгеләп 300 санда катнашучы җыюыгызны сорыйбыз», – диелә әлеге хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев