Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Татмедиа» җәмгыяте һәм «Татарстан почтасы» почтальоннар, почта бүлекләре арасында үткәрелгән бәйгегә йомгак ясады. Анда Кайбычтан да җиңүче бар

Олы Кайбыч почта бүлеге коллективы агымдагы елның икенче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына яздырту буенча иң яхшысы дип табылды һәм“Иң яхшы почта элемтәсе бүлеге“ номинациясендә җиңү яулады. 2013 елдан бирле үткәрелүче бәйгедә бу юлы 27 почтальон һәм 26 почта бүлегенең эшенә бәя бирелде. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне төрле номинацияләр буенча билгеләде. Бәйгенең төп шарты – район газетасына язылучылар санын узган елгы күрсәткечтән арттыру.

Бу атнаның сишәмбесендә җиңүчеләрне “Татмедиа”да узган бүләкләү тантанасына чакырдылар. Республиканың төрле төбәкләренән килгән җиңүчеләр алдында медиакомпаниянең басма гаммәви мәгълүмат чаралары буенча генераль директор урынбасары Әлфия Әдиятова чыгыш ясады.

–Безнең журналистлар зур хезмәт куеп чыгаручы газета-журналларны таратучы почта хезмәткәрләренә чын күңелемнән тирән рәхмәтемне белдерәм. Хезмәтегез авыр, шул ук вакытта газеталарны көтеп алучылар өчен аның никадәр мөһим булуын да аңлыйбыз. Эшегезгә зур хөрмәт белән карыйбыз һәм алга таба да үз җирлегегездә яшәүчеләргә без чыгаручы матбугат чаралары турында бай мәгълүмат бирерсез, язылучылар санын арттырырсыз дип ышанам, – диде ул.

Җиңүчеләрне «Татарстан почтасы» директорының почта бизнесы буенча урынбасары Светлана Гришина да котлады:

–Татарстан елның-елына Россия Федерациясе төбәкләре арасында иң күп укучы төбәкләрнең берсе булып санала. “Татмедиа” чыгаручы матбугатны яратып укыйлар, алар укучылары өчен тырыша –яхшылык, изгелекне пропагандалый, мөһим һәм файдалы яңалыклар җиткерә.

Бүләкләү тантанасында Олы Кайбыч почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Эльмира Зиннәтуллина катнашты.

–Җитәкчебез Илгиз Баһавиев җиңүебез турында хәбәр иткәч, барыбыз да шатландык. Бу җиңү – коллективыбыз тырышлыгының уртак нәтиҗәсе ул. Безнең бүлек чагыштырмача зур, анда җиде хат ташучы эшли. Аларның өчесе Олы Кайбыч авылы халкына хезмәт күрсәтсә, калганнары Кече Кайбыч, Иске Чәчкаб, Афанасьевка авыллары, Урсак урман хуҗалыгы поселогын газета- журналлар белән тәэмин итә. 2019 елның икенче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча тираж үсеше 17 процентка артты. Безнең почта элемтәсе бүлеге 1080 йортка хезмәт күрсәтә. Аларның 66 проценты (710 гаилә) “Кайбыч таңнары” (“Кайбицкие зори”) район газетасына язылды.Без редакция коллективы белән ярдәмләшеп эшлибез, – диде ул.

Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре һәм акчалата бүләкләрне Әлфия Әдиятова белән Светлана Гришина тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X