Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Укучылар рус теленнән БДИ тапшыра

Бүген чыгарылыш класс укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Район мәктәпләрен быел тәмамлаучы 103 укучы иртәнге сәгать тугызда ук имтихан тапшыру пункты- Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбенә җыелды.

Иң элек алар белән актлар залында очрашу булды. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, дәүләт имтиханы тапшыру буенча Казаннан килгән уполномоченный укучыларга тел ачкычлары, имтиханны уңышлы тапшыруларын теләде. Укучыларның, укытучыларның кәрәзле телефоннарын имтиханга кадәр алдылар, чөнки алардан файдаланырга, күчерергә ярамый. Үзең белән ручка һәм паспорт алу гына рөхсәт ителә. Рус теленнән минималь бал- 36. Шул кадәр бал җыя алмаган укучы аттестат алу хокукыннан мәхрүм кала. БДИ 3,5 сәгать дәвам итә, бу былтыргыдан 30 минутка күбрәк. Бердәм дәүләт имтиханы барышын "Кайбыч" полициясе, медицина хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек күзәтчеләре күзәтә. БДИ нәтиҗәләре ун көннән соң гына билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рус теленнән БДИ тапшыра