Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Укыгыз, моны бөтен кайбычлылар да белергә тиеш!

Районда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия эшли.

Әлеге комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров хәбәр иткәнчә, алар бу комиссиягә даими рәвештә шәхси эшмәкәрләр һәм фермер хуҗалыклары башлыкларын чакыралар. Әлеге очрашулар вакытында аларның 19 кешене хезмәт килешүе төземичә генә эшкә алулары билгеле булды. Тагын да нәтиҗәлерәк эшләү өчен "кайнар линия" телефоннары ачылды: 2-11-04, 2-14-29, 2-12-60. Бу телефоннар аша сез эш бирүчеләрегезнең хезмәткә булган хокукларыгызны бозуы һәм башка шундый очраклар турында хәбәр итә аласыз.

Район халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе хәбәр итә:

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2014 елның 1 декабрендә дөнья күргән "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында"гы федераль законның 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы закон нигезендә Россиядә агымдагы елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы аена 5965 сум итеп билгеләнде.

Татарстанда, 2014 елның 13 августында Россия Хезмәт кодексының 133.1 маддәсенә нигезләнеп, республиканың Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы, Татарстан Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде.

Бу килешү нигезендә республикада бюджеттан тыш сектор оешмаларында аена ким дигәндә 6420 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә. Шуңа күрә дә, килешүнең 1, 4 маддәләренә яраклы рәвештә, эш бирүчеләр - юридик затлар, юридик зат хасил итмичә генә килешүгә кушылучылар, шәхси эшмәкәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм кызыксындыру характерындагы түләүләрне дә кертеп), әлеге хезмәткәр шушы чорда эш вакыты нормасын, бурычларын тулысынча үтәгән шартларда 2014 елның 13 августыннан соң 6420 сумнан ким була алмый.

Татарстанда дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүче хезмәткәрләрнең минималь хезмәт хакы 2015 елның 1 гыйнварыннан аена 5965 сум.

Әлеге килешү тулысынча "Ватаным Татарсан" (2014 елның 19 август саны) һәм "Республика Татарстан" (2014 елның 21 август саны) газеталарында басылып чыкты.

Минималь хезмәт хакы түләү буенча закон таләпләрен үтәмәгән эш бирүчеләр Россия Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27 маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

Ай буена тиешенчә эшләп тә, хезмәт хакыгыз югарыда күрсәтелгәннән түбәнрәк икән, Татарстандагы Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук суд, прокуратура органнарына мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укыгыз, моны бөтен кайбычлылар да белергә тиеш!