Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ульянково фермасы савымчысы Надежда Зарницына- мул сөт саву остасы

Районыбыз терлекчеләре 2019 елда 203538 центнер сөт җитештерде. Аның 66624 центнеры “Алтын кырлар” агрофирмасы өлешенә туры килә.

Ульянково фермасы савымчысы Надежда Зарницына үз хезмәтенә намус белән караучы уңган терлекчеләрнең берсе. Узган ел үз группасындагы 66 сыер¬дан 213395 килограмм, бер сыердан 3557 килограмм сөт савып алган. Бу агрофирма буенча иң югары күрсәткеч. Надежда Ивановна һөнәре буенча тегүче. Ульянково авылында туып-үсеп, урта мәктәпне тәмамлагач, Яшел Үзән шәһәрендә шушы һөнәрне үзләштергән ул. Ә инде белгечлек алып, туган авылына кайткач, Колабирде авылы егете Виталий Зарницын белән очрашып йөри дә, бераздан гаилә корып җибәрәләр. Еллар агым сулардай узган да киткән. Инде уллары Александр да өйләнеп җибәргән, Казан шәһәрендә яши, заводта эшли. Кызы Алена исә үзебезнең якка – Надеждинога кияүгә чыккан, фермада хисапчы булып эшли.
Надежда Ивановна үзе, декрет ялларыннан соң, Колабирде авылындагы товарлыклы-сөтчелек фермасына савымчы булып эшкә урнаша һәм 14 ел дәвамында шунда эшли. Зарницыннар 2014 елда Ульянково авылында йорт сатып ала. Бу авылда да башка җирдән эш эзләп йөрми ул, туп-туры фермага килә. Монда эшли башлавына да алты ел вакыт узып киткән. Савымчы булып 20 елдан артык эшләү дәверендә үзен гел уңай яктан гына күрсәткән. Мактаулы хезмәте бүләкләр, Мактау кәгазьләре белән бәяләнгән.
Надежда Зарницына 2018 ел йомгаклары буенча да агрофирмада иң зур күрсәткечкә ирешкән савымчы булып танылган. Авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында аңа район башлыгының Мактау кәгазе белән бергә телевизор бүләк иткәннәр.
– Эш нәтиҗәсен күрсәткән саннар артында тынгысыз хезмәт ята. Савымчының эш көне таң белән–иртәнге сәгать бишенче яртыдан ук башлана. Фермага килүгә, малларның астын чистартабыз, азык таратабыз. Иртәнге савым сәгать җидедә төгәлләнә. Төшке аш вакытында да асларын чистартып, азык таратабыз, малларны кардадан фермага кертәбез. Бу эш көндезге сәгать икегә кадәр дәвам итә. Кичке савымга сәгать дүрттә киләм, сигезләрдә генә өйгә кайтам. 66 сыерны савып бетергәнче кичке сигезенче ярты җитә. Безнең фермага, башка урыннардагы кебек, әлегә сөтүткәргеч кермәгән. Шуңа да сөтне чиләкләр белән ташырга, азыкны да кул белән таратырга туры килә. Бер ияләшкән эшне тиз башкарабыз, зарланмыйбыз– диде Надежда Ивановна.
Тормыш иптәше Виктор да терлекчелек тармагында эшли, ул – ТСН операторы.
– Надежда кебек уңган-булган, тәҗрибәле савымчылар минем ныклы терәгем. Үз эшләрен намус белән башкарып кына калмыйлар, өстәмә эшләрдә дә актив катнашалар, рәхмәт аларга, – диде Ульянково фермасы мөдире Татьяна Дементьева, савымчы хезмәтенә югары бәя биреп.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев