Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ульянковода туып-үскән сугыш ветераны Константин Ветлугинның якты истәлегенә

Бөек Ватан сугышы елларындагы авыр сынауларны үтеп, безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарның сафы елдан-ел кими бара.

Арабыздан киткәннәрнең якты истәлеген саклау, алар турындагы хатирәләрне буыннардан-буыннарга җиткерү безнең мәңгелек бурыч ул.
Район газетасы битләрендә эчке эшләр органнары хезмәткәрләрнең батырлыгы турындагы язмаларга да урын бирелә. Бу юлы сүз 1945 елның 22 ноябреннән 1950 елның 25 июленә кадәр ТАССР НКВДының Подберезье районындагы милиция бүлегендә янгын сүндерүче булып эшләгән Константин Ветлугин турында барачак. Бу язманы әзерләүгә сугыш еллары хатирәләрен барлау белән шөгыльләнүче эзтабар, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалының эзләнү төркеме әгъзасы Рәхимулла Гарифуллин җибәргән документлар – сугышчан батырлыкны раслаучы бүләкләү кәгазьләренең күчермәләре этәргеч бирде.
Константин Михайлович 1917 елда Ульянково авылында туган. 1938 елның декабрендә Подберезье районының хәрби комиссариаты тарафыннан Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе (РККА) сафларына чакырылган. 1941 елның 22 июненнән яу кырында илебез азатлыгы өчен көрәшә башлый. Ике тапкыр авыр яралана, ике Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, “Сугышчан казанышлары өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән. 1942 елның 20 ноябреннән 1944 елның 20 декабренә кадәр Үзәк, икенче Белоруссия фронтларында 413 нче укчылар полкы старшинасы булып хезмәт итә. Данлыклы сугышчан юлын Суворов орденлы Новозыбково 399 нчы дивизиясе байрагы астында үтә. Гади авыл егете рядовойдан старшинага, атучыдан (стрелок)  взвод командиры дәрәҗәсенә  күтәрелә. Аңа җиңелүләр, иптәшләрен югалту ачысы белән бергә җиңү шатлыгын да күп тапкырлар кичерергә туры килә.Төрле бәрелешләрдә катнашып, кыюлык, батырлык, геройлык үрнәге күрсәтә.
Өлкән сержант Константин Ветлугинга беренче хәрби бүләге – “Сугышчан казанышлары өчен” медале хәрәкәттәге армиянең 106 нчы дивизиясендә 120 миллиметр­лы миномет расчеты командиры булып хезмәт иткәндә бирелә. Бүләккә тәкъдим ителүе турындагы документта: “1943 елның 21-22 июлендә немец-фашист илбасарларына каршы һөҗүм вакытында К.М. Ветлугинның расчеты, сугышчан осталык, кыюлык үрнәге күрсәтеп, дошманның өч станоклы пулеметын юк итте. Төп көчләрнең алга таба да сугышуын дәвам итүгә һәм “Огурец” биеклеген алуга ирештеләр”, – диелгән.
“Кызыл Йолдыз” орденына танк­ларга каршы көрәшүче взвод командиры булган чагында лаек була. Бу хактагы документта мондый юллар бар: “1944 елның 22 гыйнварында Полесский өлкәсенең Парич районындагы Мольча авылы янында каты сугышлар барды. Өлкән сержант Ветлугин танкларга каршы коралдан дошманның ДЗОТтан атучы ике станоклы пулеметын юк итте. Бу сугышта аның взводы дошман траншеясенә беренче булып бәреп керде”.
Взвод командиры ярдәмчесе, старшина Константин Ветлугинны II дәрәҗә “Бөек Ватан сугышы” ордены белән 1944 елның 30 июлендә Бельск шәһәре өчен барган сугышлардагы батырлыгы өчен бүләклиләр. “Иптәш Ветлугин К. М. взвод белән оста командалык итте. Командование боерыгын төгәл үтәп, дөрес маневр ясады. Дошманнарга көтелмәгән һөҗүм нәтиҗәсендә, Бельск шәһәре читенә бәреп кереп, батальонның шәһәргә тоткарлыксыз керүен тәэмин итте. Үз взводыннан шактый алдарак китеп, дошман уты астында артиллериягә төгәл күрсәтмәләр бирә. Шул сәбәпле, дошман танк­лары чигенә, аларның һөҗүм  системасы бозыла. Бельск шәһәрен беренче булып Ветлугин взводы алды”.
Константин Михайловичка чираттагы сугышчан бүләге Польшадагы Ринек авылы янында дошманның оборонасын өзүдә катнашканы өчен бирелә. Документка күз салыйк: “Ул үзен оста, булдыклы старшина итеп танытты. Фашист миналары, снарядлары берөзлексез шартлап торган иң авыр вакытларда да Ветлугин К. М. алгы сызыкта көрәшүче сугышчыларга кайнар ризык, сугыш кирәк- яраклары илтә. Безнең гаскәрләр Нарев елгасын кичкәндә, дошманнар, көнбатыш ярда плацдармны киңәйтү буенча безнең һөҗүмне туктату өчен, алты тапкыр атакага күтәрелде.   Аларның һөҗүмен кире кайтаруда Ветлугин үз-үзен аямыйча көрәште. Дошман үзләрен утка тотучыларны төп көчтән аерырга омтылды. Ветлугин утка тотучылар белән урман аланына барып чыга һәм дошманнарны засадага ала. Дошман пехотасы якынлашкач, “ут ачарга” дигән команда бирә, немецлар каушап кала һәм чигелергә мәҗбүр була. Яу кырында һәлак булган ун солдатлары һәм бер офицерлары гына ятып кала.
Батыр йөрәкле якташыбызга “Кызыл Йолдыз” ордены 1944 елның 10 октябрендә Польшадагы Биндужка авылы янында дошманның озакка сузылган оборонасын өзгәндәге батырлыгы өчен бирелә. Бүләкләү турындагы документтан өзек: “Ветлугин, шуышып, взводын немецлар траншея­лары янына алып чыга. Артиллерия, дошманның алгы сызыгына ут ачуны тәмамлагач, гранаталар ыргытып, траншеяларына бәреп керә. Бу сугышта ул алты немец солдатын юк итә, өч фашистны кулга ала”.
Милициядә янгын сүндерүче булып эшләгән Константин Ветлугин Бөек Җиңүне якынайтуда үзеннән лаеклы өлеш керткән. Сугышта катнашкан унбер милиция хезмәткәре – якташларыбызның сугыш чорындагы батырлыгы турындагы истәлекләр мәңге онытылмас.
Р.S. Безгә хәбәр итүләренчә, Ульянково авылы җирлегендә Ветлугинның якын туганнары юк икән. Узган гасырның илленче елларында Ветлугиннар гаиләсе читкә киткән. Бәлки арада нәселләрен яхшы хәтерләүчеләр бардыр. Аларның безнең белән элемтәгә чыгуларын үтенәбез.

Марс Нигъмәтҗанов,
эчке эшләр хезмәтенең отставкадагы подполковнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев