Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Урсак урман хуҗалыгында яшәүче классташларын котладылар

Урсак урман хуҗалыгында яшәүче Миләүшә Галимованың яшьлек илендә калуының сере, бәлки, күп вакытының саф һавада, урманда узуына бәйледер. Классташлары, очрашкан саен, бер дә үзгәрмисең син Миләүшә, нәкъ мәктәп елларындагы кебек, дип еш әйтә икән.

Әле шушы араларда гына аңа район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырырга килүчеләр – ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина белән дә классташлар, чордашлар булып чыкты ул. Шуңа да рәхәтләнеп аралаштылар, сөйләшер сүзләре бетмәде, мәктәп елларын да искә алдылар.
– Классташым булганга, синең тырыш, намуслы, тыйнак, сабыр икәнлегеңне яхшы беләм. Алдагы тормышыңда үзеңнең терәгең, һәр эштә ярдәмчең булыр-дай кешене очратуыңны, сау-сәламәт, озын гомер кичерүеңне телим, – диде Фәния Фәритовна бүләкләр тапшырып.
Лилия Сафина да аның изге теләкләренә кушылды.
– Без Миләүшә белән параллель классларда укыдык. Шул еллардан бирле аның тырыш, хезмәт сөючән икәнлеген беләм. Әлеге асыл сыйфатларыңны бүген дә югалтмагансың. Тормышыңда тагын бик күп юбилейларыңны каршыларга насыйп булсын, иң мөһиме – Ходай сәламәтлектән аермасын.
Миләүшә үзе Яшел Үзән районының Мамадыш- Әкил авылында Нурсәйлә һәм Рәшит Галимовлар гаиләсендә икенче бала булып туган. Аңа дүрт яшь чагында, гаиләләре белән Урсак урман хуҗалыгы поселогына күчеп килгәннәр. Инде әти-әнисе вафат булган. Бүгенге көндә абыйсы Рөстәм белән бер түбә астында яшиләр.
– Олы Кайбыч урта мәктәбен тәмамлагач, 1986 елда Урсак урман хуҗалыгына эшкә урнаштым. Урман уртасында урнашкан, матур табигатьле, саф һавалы авылымны ыгы-зыгылы шәһәр тормышына алыштырасым килмәде. Абыем да, мин дә урманчылыктагы төрле эшкә йөрибез. Коллективыбыз зур түгел, шулай да тату, бар эшне бергәләп башкарабыз. Элекке елларда абыем Кайбычтагы янгын сүндерү частендә шофер булып эшләгән иде. Хәзер питомникта имән, юкә үсентеләре үстерәбез. Шәхси хуҗалыкта сарык¬лар, куяннар, кош- кортлар асрыйбыз, – диде Миләүшә тормыш- көнкүрешләре белән таныштырып.
Миләүшәләр яшәгән йортка газ кермәгән, шуңа да өйне утын ягып җылыталар, ашарга электр плитәсендә пешерәләр. Гөнаһ шомлыгына каршы, ут та сүнгәли икән, без килгәндә дә ут юк иде. Шуңа да абыйсы да, үзе дә газ плитәсенә кадәр генә булса да өйгә газ кертү турында хыяллана. “Барысы да акчага килеп терәлә шул”, – ди алар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев