Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Якташларга бергә яхшырак

Узган атнаның шимбәсендә Казанда "Кайбыч" якташлык җәмгыятенең чираттагы утырышы узды.

Халыклар дуслыгы йортында үткән әлеге очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, "Кайбыч" якташлык җәмгыяте рәисе Артур Поляков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, генерал-майор Рафил Ногманов, эшмәкәр Рамил Закиров, Андрей Куфелкин, җырчы Лидия Әхмәтова һәм башкалар катнашты. Туган җирләреннән читтә яшәүче якташларны берләштерүче утырышта 2013 елга яңа бурычлар билгеләнде, район туган көнен үткәрү турында фикер алыштылар. Лидия Әхмәтова опера җырларын яшь башкаручылар арасында 24 апрельдә Казанда узачак беренче халыкара фестиваль турында сөйләде, анда якташларыбызны да чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч” якташлык җәмгыяте