Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Яшьләр заманы

ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе, район Советының бухгалтерлык исәбе һәм отчет бүлегенең әйдәүче белгече Рушан Рөстәм улы Сайранов 14-17 февраль көннәрендә Казанда аграр яшьләр активы сменасында булып кайтты. Без аннан тәэсирләре белән уртаклашуын үтендек:

-Аграр яшьләр берләшмәсенең әлеге сменасында Татарстанның барлык районнарыннан да 70 кә якын активист катнашты. "Идел" яшьләр үзәгендә узган әлеге очрашуның максаты - яшьләрне социаль һәм икътисади үсеш буенча федераль һәм республика программалары белән таныштыру, авыл яшьләренә методик ярдәм күрсәтү, аларның эшлекле сыйфатларын үстерүдә ярдәм итү. Берләшмә җитәкчесе Миләүшә Заһидуллина эшчәнлегебезгә югары бәя бирде. Ел башыннан "Без - сәламәт милләт өчен" дигән проектны тормышка ашыра башладык. Бу проектны районда да гамәлгә кертү өчен ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы үткәрүче бәйгегә җибәрү мәсьәләсен килешеп кайттым. Туризмны үстерү буенча да проект төзеләчәген әйттем. Мин шулай ук районда авыл яшьләрен җыеп, социаль проектлар буенча тренинг үткәрүне максат итеп куйдым. Анда Казаннан да белгечләрне җәлеп итәргә исәп. Бу эшне озакка сузмыйча, киләсе айда үткәрергә ниятлибез. Аграр яшьләр берләшмәсе сменасында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белгечләре, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Авыл үуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгының кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү департаменты белгечләре безгә авыл җирендә социаль ипотека программасы нигезендә өйләр төзү, шулай ук "Татарстан Рееспубликасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү", "2013 елга кадәр авылның социаль үсеше" прогаммалары,авыл хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, авылда бизнесны үстерү, лизинг-грантлар турында бай мәгълүмат бирде. Без төрле тренингларда, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләрдә катнаштык. Мондый чаралар безнең интеллектны баета, дөньяга карашыбызны үзгәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Идел” яшьләр үзәге