Яшьләргә патриотик тәрбия
ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен Татарстанда яшь буынны хәрби- патриотик рухта тәрбияләүгә багышланган видеобрифинг үткәрелде.
Анда ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин, ТР яшьләр эшләре, физкультура, спорт һәм туризм министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин катнашты. ТР хәрби комиссары әйтүенчә, яшьләргә хәрби- патриотик тәрбия бирүне мәктәптән үк башларга кирәк. Татарстандагы 1272 белем бирү учреждениесенең барысында да узган уку елында хәрби хезмәт нигезләре буенча әзерлек үткәрелгән. Республикада кадетлык белеме бирү киң җәелгән. Тәрбиягә авыр бирүче торган балалар, ятимнәр һәм социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны җәлеп иткән кадет мәктәпләре, мәктәп- интернатлар, классларны берләштергән тулы бер челтәр эшли. Узган ел 8 меңгә якын малай һәм кыз кадет класс тәмамлаган. Үткән конференцияләрнең берсендә ТР Премьер-министры урынбасары Равил Моратов Татарстандагы балалар йортлары базасында кадет мәктәпләре оештырылачагын әйткән иде. Беренчеләрдән булып, шундый мәктәп Яшел Үзән районында оештырыла. "Гомумән, яшьләр үз иленең тарихын, халкының данлы юлын белергә, үзенең Ватанга кирәклеген аңларга тиеш. Без яшьләрне ничек тәрбияләсәк, аларның илебезгә мөнәсәбәте шундый булачак", - ди Сергей Погодин.
Ул егетләрне Россия Кораллы Көчләре сафларына чакыру мәсьәләсенә дә тукталды. Быелгы язгы чакырылышта Татарстаннан 4,5 меңләп егетне хәрби хезмәткә озату планлаштырыла. "Алга таба егетләрне Татарстан белән шефлык элемтәләре урнаштырган частьләргә озатачакбыз. Хәзерге вакытта аларның саны 65 кә җитте. Узган ел өч меңнән артык егетне шул частьләргә җибәрдек", - диде хәрби комиссар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев