Яз-матуркайны каршы алдылар
Шушы көннәрдә Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә кышны озату бәйрәме үткәрделәр.
Бөтен авыл халкы катнашында узган әлеге бәйрәмне кече Сабантуй дип атасаң да һич ялгыш булмас. Бу көнне, нәкъ милли бәйрәмебездәге кебек, аркан да тартыштылар, гер дә күтәрделәр, чүлмәк тә ваттылар, капчык киеп тә йөгерделәр, балалар күз бәйләп уенчыклар кисте, авыл үзешчәннәре концерт куйды, оста пешекчеләр табаларда коймак чыжлатты. Бәйгеләрдә җиңүчеләргә спонсорлар - "Гөбенә" агрофирмасы, Мәлки кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәр Ләйсән Медова әзерләгән бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев