Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Язгы кыр эшләрен “Заволжье” игенчеләре башлап җибәрде

Республиканың кайбер районнарында, шул исәптән Кайбычта бу атнада язгы кыр эшләре башланып китте.

Быел районда язгы кыр эшләрен беренче булып "Заволжье" җаваплылыгы чикле җәмгыяте игенче-механизаторлары башлап җибәрде. Алар җәмгыятьнең Борындык филиалында 60 гектардан артык күпьеллык үлән, Кошманда 20 гектардан артык мәйданда уҗым культураларын тукландырырга өлгерде. Димәк, 2013 елгы язгы кыр эшләренә старт бирелде. Хәерле сәгатьтә, игенче! "Заволжье" җәмгыяте үрнәгендә башкалар да кыр эшләренә керешер, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы Язгы кыр эшләрен “Заволжье” игенчеләре башлап җибәрде