Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Үзебезнең Кайбычта да җиләк-җимешне оста үстерәләр

Илебездә кайбер чит илләрдән җиләк-җимеш, яшелчә продукциясе кертелүгә чик куела. Бу чикләү әлегә бер ел дәвам итәчәк. Моның сәбәбен үсемлек продукциясе керткәндә даими рәвештә фитосанитария таләпләре бозылу белән аңлаталар.

Ә икенче яктан карасаң, шушындый зур илебез читтән азык-төлек кайтаруга мохтаҗмы? Россия үзен-үзе ашата алмаслыкмы? Ала, әлбәттә! Алай гына да түгел, чит илләргә продукцияне үзе чыгарырга да сәләтле. Бәлкем, безгә шул рәвешле авыл хуҗалыгында хәлне тамырдан үзгәртергә вакыт җиткәндер?! Продукция белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин итүгә ирешсәк, отар гына идек югыйсә.

Бу хакта укучыларыбыз ни уйлый икән? Әйдәгез әле, фикерләрне тыңлап карыйк:

Газимагомед Магомедов, Кайбыч район үзәк сырхауханәсенең баш табибы:

- Мин, илебезнең патриоты буларак, "әйе", дим. Үзебезнең кырларда үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, икмәк һәм башкалар күпкә куркынычсыз, сыйфатлы, димәк, файдалырак. Элек гомер-гомергә үзебезнекен ашаганнар, эчкәннәр. Бөтен нәрсә җиткән. Хәзер дә шулай булачак. Өстәвенә, бу илебезнең авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә дә зур этәргеч булачак..

Илфат Шәрәфиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәре:

- Чикләп, бик дөрес эшлиләр, аның каравы, бөтен нәрсә үзебезнеке булачак. Әлегә яшелчәләр җитәчәк, ә алга таба инде, яңа технологияләр үзләштерелеп, үсәчәкбез, кибет киштәләре буш тормас. Сырларның да, ит-сөт продукциясенең дә бары тик яхшы сыйфатлысы гына сатылачак.

Алия Нуруллина, кунакка кайтучы:

- Үзебезнең илдә дә җиләк-җимеш, яшелчәне оста үстерә беләләр. Элеккеге җиләк-җимеш совхозында гектар-гектар алма бакчасында кызарып пешкән алмаларның череп ятуы әле дә күз алдымда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үзебезнең Кайбычта да җиләкҗимешне оста үстерәләр