Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Жди меня» тапшыруы аша Борындык егетен эзләп таптылар. Бүген телевизордан карагыз

«Ватаным Татарстан» газетасының 2019 елның 4 октябрь санында Казахстаннан Нурболат Ослановның Татарстаннан Әфганстанда бергә хезмәт иткән дусты Рафил Мингалиевны эзләве турында игълан басылган иде. Алар, засадага эләгеп, яраланганнар. Шуннан соң Рафилне госпитальгә җибәргәннәр. Шулай итеп, элемтәләр өзелгән.

Беренче булып безгә Рафилнең сеңлесе, матбугат өлкәсендә эшләүче хезмәттәшебез Гөлнур Шәрәфие¬ва шалтыратты. Ул абыйсының бик шатланганын әйтте. “Авылда газетаны  кулдан-кулга йөрттеләр, тын гына яшәп яткан халыкны кузгатып җибәрер¬лек вакыйга булды бу”, – дип сөйләде. Рафил абый белән дә элемтәгә кердек. Яраланганнан соң аны Ташкенттагы госпитальдә дәвалаганнар. Аннан ял итәргә җибәргәннәр. Отпусктан соң Ташкентта инструктор булып хезмәт иткән. Әфганстанга чыгармаганнар. “Бик кешелекле егет иде. Яхшы яктан гына искә алырлык”, – диде ул Нурболат турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев