Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Зур Урсак авыл җирлегендә яңа җитәкче

Зур Урсак - райондагы зур авыл җирлекләренең берсе. Ул Бушанча, Чүкри Алан, Кече Урсак, Зур Урсак авылларын үз эченә ала.

1 апрельдә Зур Урсак авыл җирлегенең чираттагы утырышы узды. Авыл җирлеге депутатлары, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев катнашында узган әлеге утырышның көн тәртибенә авыл җирлегенә яңа башлык сайлау мәсьәләсе кертелгән иде. Депутатлар үз араларыннан шушы авылда туып-үскән Габбас Габделхәй улы Зиннәтуллинны сайладылар. Шул сәбәпле, район Советы депутаты урыны бушау сәбәпле, аның урынына "Заволжье" җәмгыяте директоры Айрат Фатыйхов сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур Урсак Зур Урсак авыл җирлеге

2
X