Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халкыбызга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

– Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм.

Май – табигатьтә яшәрү, тормыш-яшәештә яңару чоры. Яз һәм Хезмәт бәйрәме яхшылыкка өмет һәм ышаныч символы булып тора. Хезмәткә көч-рух уята, яшәү дәртен арттыра, тагын да яхшырак яшәргә омтылыш тудыра. Бу чорда тормышның барлык өлкәләрендә дә кешенең үзүзе һәм гаиләсе өчен җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән үзгәрешләр күзәтелә. Җылы яз көннәре райондашларыбыз күңелендә бары тик якты хатирәләр генә уятсын. Якыннарыгыз белән очрашулар шатлыкка күмелсен. Басукырларда үзләрен аямыйча хезмәт куючы игенче-механизаторларыбызга имин хезмәт, фәкать уңышлар юлдаш булсын. Авылларыбыз төзекләнсен, матурлансын. Мәктәпләрдә укулар һәр бала өчен уңышлы төгәлләнсен. Май бәйрәме көннәрен тыныч күңел белән үткәрик, игелекле гамәлләребез белән башкаларны сөендерик. Бу чорга ниятләгән бөтен уйхыялларыгыз тормышка ашсын, бәхетле, сәламәт булыгыз! Барлык гаиләләргә иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, исәнлек-саулык телим. Якыннарыгыз белән ярдәмләшеп, һәр көннең матурлыгын күреп яшәргә язсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев