Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

1 сентябрь котлы булсын!

Яңа уку елы уңышларга бай булсын!

Илмас Хәмидуллин, мәгариф бүлеге начальнигы, гомумроссия мәгариф профсоюзының территориаль оешмасы:

— Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Балалар да, өлкәннәр дә бер үк дәрәҗәдә яратып һәм көтеп алган бәйрәм —Белем көне уңаеннан чын күңелдән булган котлауларны кабул итегез!
1 сентябрь — беренче сыйныф укучылары өчен дулкынландыргыч, шатлыклы бәйрәм, быелгы чыгарылыш укучылары өчен якты өметләр белән тулы көн, барлык укучылар өчен күптән көтелгән очрашулар. Бу бәйрәм чәчәк бәйләмнәренең ачык төсләре, яңа дәреслекләр һәм дәфтәрләр исе, мәктәп кыңгыравының чыңлавы белән үрелеп бара.
Сентябрьнең беренче көне, чыннан да, уртак бәйрәм. Аңа балалар да, өлкәннәр дә бертигез җаваплылык хисе белән карый. Кеше нинди генә уңышларга һәм биеклеккә ирешсә дә, аларга ирешүнең башлангычы булып мәктәп тора. «Олы тормышка юл мәктәп бусагасыннан башлана» — бу юллар белән һәркем ризалашыр. Нәкъ менә мәктәптә без дөньяны һәм үзебезне танып беләбез. Монда без чын дуслар табабыз һәм безнең өчен эш-гамәлләр үлчәме булган укытучыны очратабыз. Үз эшләренә тугрылык саклаган педагоглар яшь буынны укыту һәм тәрбияләүнең мөһим миссиясен намус белән үти, тирән белемнәре белән беррәттән, балаларда рухилык, туган якка мәхәббәт тәрбиялиләр, дөрес тормыш юлын сайларга ярдәм итәләр.
Кадерле укучылар! Яңа уку елы сезгә тирән белем, кызыклы ачышлар, иҗади уңышлар китерсен. Беренче сыйныф укучыларының белемгә юллары якты һәм шатлыклы булсын. Бу уку елы сезнең барыгыз өчен дә яңа биеклекләрне яулау өчен башлангыч нокта булып торсын! Куйган максатларыгызга ирешегез һәм бүгенге көндә белем — тормыш уңышының нигезе икәнен онытмагыз!
Хөрмәтле педагоглар! Сезгә һөнәри үсеш, сәләтле һәм рәхмәтле укучылар, ә әти-әниләргә үз балаларының уңышларына мөмкин кадәр ешрак шатлану, аларның казанышлары белән горурлану насыйп булсын дигән теләктә калабыз! Яңа уку елы уңышларга бай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев