Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

10 декабрьдә Кеше хокукларын яклау көне

10 декабрьдә Халыкара бәйрәм - Кеше хокукларын яклау көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан районда кеше хокукларын яклау буенча уполномоченный Сергей Лазарев кайбычлыларга мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

"Әлеге бәйрәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан 1950 елдан бирле билгеләп үтелә. Барлык дәүләтләрнең, кешелек дөньясының киләчәге гаделлек һәм тигез хокуклылыкка турыдан туры бәйләнгән. Һәр кешенең закон алдында тигез хокуклы булуын тәэмин итәргә кирәк. Безнең максат - барлык кешеләр дә үзен ирекле, якланган итеп хис итәрлек система булдыру. Иминлек һәм тынычлыкның төп хокукларыбыз - сүз, дин иреге, шәхеснең абруен, шәхси тормышына кагылгысызлыгын саклау һәм Халыкара актлар, Россия Конституциясе белән беркетелгән башка кыйммәтләрнең үтәлүенә бәйле икәнлеген барыбыз да яхшы аңлый. Сезгә ныклы сәламәтлек, илебезгә тынычлык телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 10 декабрьдә Кеше хокукларын яклау көне