12 июньдә күпмилләтле илебез үзенең иң төп дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп уза. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте
Хөрмәтле кайбычлылар!
Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән Россия көне уңаеннан кайнар котлыйм! Мөһим иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр символына әверелгән бу бәйрәм, төрле милләт һәм төрле дин вәкилләрен берләштереп, Россия Федерациясе гражданнарының ватанпәрвәрлеккә омтылышын гәүдәләндерә. Хезмәт уңышлары, олы тарихы һәм рухи традицияләреннән көч алып, хәрби кодрәтенә таянып, безнең ил үз юлында нык тора. Россия үсешенә зур өлеш кертүче Татарстан быел ТАССР оешуның 100 еллыгын билгеләп үтә.Күпмилләтле Татарстан мисалында илнең иминлеге һәм куәтенең төбәкләргә бәйле икәнлеген ачык күрергә була. Республиканың нигезен иҗтимагый- сәяси тотрыклылык, милләтара һәм динара татулык тәшкил итә һәм бу киләчәктә дә шулай булачак. Кайбычта да төрле милләт вәкилләре дус- тату гомер кичерә. Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның дәүләтне төрле яклап үстерүгә һәм халкыбызның мул тормышын тәэмин итүгә юнәлдерелгән курсын тулысынча яклап, без илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирәбез. Шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, спортка, мәдәнияткә өстенлекле ярдәм күрсәтелә, гражданлыкны, ватанпәрвәрлекне үстерүнең һәм рухи яңарышның гомуми бурычларын хәл итү максатында иҗтимагый берләшмәләр һәм традицион дини оешмалар белән хезмәттәшлек алып барабыз.
Һәммәгезгә нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет, иминлек һәм яңадан-яңа хезмәт үрләре яулавыгызны телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев