Хөрмәтле әфганчылар!
15 февральдә хәрби бурычын илебездән читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә.
Әлеге көн уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исеменнән батыр йөрәкле Кайбыч егетләренә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
— Хөрмәтле әфганчылар, хәрби бурычын башка кайнар нокталарда фидакарьләрчә үтәп, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннарыбыз! Бу көнне без Ватаныбыздан читтә төрле елларда хезмәт бурычы буенча хәрби конфликтларны җайга салуда катнашкан барлык гражданнарга хөрмәт күрсәтәбез. Алар, Ватанга хезмәт итү бурычларын үтәү үрнәге буларак, хәрби батырлык, профессионализм һәм үзара ярдәмләшүне тулысынча күрсәттеләр.
Сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак булган райондашларыбыз — Олы Тәрбиттән Владимир Драндров, Мәлкидән Валерий Волков, Борындыктан Рамил Мөхәммәтҗанов, Кошманнан Мансур Миңнуллинның, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Алар мәңге безнең күңелләрдә калыр. Ватаныбызга чын каһарманнар, бер дигән уллар тәрбияләп үстергән аналар алдында баш иям. Бүген без һәлак булганнарның гаиләләре, ветераннар — хәрби вакыйгаларда катнашучыларга көндәлек кайгырту һәм игътибар күрсәтү өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән сугышчыларның уникаль тәҗрибәсе безнең көннәрдә дә — Кораллы көчләрдә һәм хокук тәртибе органнарында, яшьләрне ватанпәрвәрлек, гражданлык һәм Ватанга намуслы хезмәт итү рухында тәрбияләү эшендә дә кирәк. Хөрмәтле сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы ветераннар! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бәхет, тыныч тормыш телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев