2 июньнән Кайбыч районның 14 мәктәбендә лагерьлар эшли башлады
Балачакның иң күңелле, иң рәхәт мизгелләре, әлбәттә, җәй айлары белән бәйле. Укулар тәмам, рәхәтләнеп ял итәр вакыт инде бу.
Каникулларны да бит күңелле, мавыктыргыч һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү кирәк.
2 июньнән районның 14 мәктәбендә — Чүти, Иске Тәрбит, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Олы Кайбыч, Ульянково, Кошман, Колаңгы, Борындык, Иске Чәчкаб, Кече Мәме, Мөрәле, Олы Подберезье, Бәрлебашында лагерьлар эшли башлады. Аларда 360 бала ял итә. Укучылар өчен көненә өч тапкыр туклану оештырылган. Кондәлек режим мавыктыргыч һәм файдалы итеп төзелгән: җыр-бию, күңел ачу, уен-көлке — барысы да бар.
Укучылар өчен белем һәм тәрбия бирү чаралары, кызыклы экскурсияләр, ачык һавада мавыктыргыч, интеллектуаль уеннар, төрле мастер-класслар оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев