20 март – Ураза бәйрәме
Хөрмәтле кайбычлылар!
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
– Хөрмәтле кайбычлылар! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән чын йөрәктән Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан котлыйм.
Изге Рамазан ае мөселманнар өчен Аллаһка шөкерана итеп, догалар уку, миһербанлы гамәлләр кылу вакыты булды.
Ураза бәйрәменең күп гасырлык традицияләрендә буыннар бәйләнеше, халкыбызның шәфкатьлелек һәм гаделлек кебек мәңгелек идеалларга омтылышы чагылыш таба. Рухи-әхлакый хәзинәләребезгә таянып, без ата-бабаларыбызның тәкъвалыгы үрнәгендә аларның хәерле эшләрен дәвам итәбез, мөселман өммәтенең бердәмлеген эзлекле төстә ныгытып киләбез, милләтләр һәм диннәр арасындагы хезмәттәшлекне үстерәбез һәм камилләштерәбез.
Илебез язмышы өчен гаять әһәмиятле чорда җиңү турында, яралыларның савыгуын сорап һәм һәлак булган сугышчылар рухына багышлап, Рамазан аенда кылган гыйбадәтләребезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен.
Бәйрәм мөбарәк булсын, һәркемгә рухи яңарышка юл ачсын! Сезгә күңел күтәренкелеге, игелекле хезмәтегезнең канәгатьлек бирүен, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев