Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

2020 елда халык санын исәпкә алуның кайсы көннәрдә үткәреләчәге мәгълүм булды

2020 елда буласы халык санын исәпкә алу 1-31 октябрь көннәрендә узачак. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев шул хактагы карарга кул куйган.

Әлеге документта халыкны сынау рәвешендә исәпкә алу вакыты да күрсәтелгән. Анысы киләсе елның октябрендә булачак. Ул 550 мең кеше катнашында узар дип көтелә. Росстат идарәсе фаразларына караганда, халыкны исәпкә алуны оештыру өчен 50 миллиард сум акча сарыф ителергә мөмкин. Хәтерләсәгез, халык санын исәпкә алу соңгы тапкыр 2010 елның 14-25 октябрендә узган иде. Ул вакытта Россиядә яшәүче 142,9 миллионлап кеше исәпкә алынды. Бу хакта «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2020 елда халык санын исәпкә алуның кайсы көннәрдә үткәреләчәге мәгълүм булды