2023 елда нинди юл билгеләре барлыкка киләчәге билгеле
Быел Россия юлларында кайбер транспорт чаралары хәрәкәтен һәм парковканы җайга сала торган яңа билгеләр барлыкка киләчәк.
Шулай итеп, автобуслар (мәктәп һәм маршрут автобусларыннан тыш), электросамокат һәм башка индивидуаль мобиль чараларда йөрүне тыя торган билгеләр барлыкка киләчәк. Соңгысына «транспорт төре» дигән яңа билге өстәләчәк.
Махсус билгеләр белән туристик объектлар, шулай ук электр транспорты зарядка җыя торган урыннар билгеләнәчәк.
Тагын бер билге машинаның экологик классын чикләү зонасын күрсәтәчәк. Өстәвенә, ул йөк машиналары өчен генә түгел, башка транспорт чаралары өчен дә гамәлдә булачак.
Парковкаларда «Түләүле хезмәтләр» билгесе, инвалидлар өчен машина кую урынында коляска рәсеме куелырга мөмкин.
Тагын бер яңалык парковкага так сан һәм җөп саннарга туры килгән көннәрдә машина куюга кагылачак. Мәсәлән, машиналарны юлның ике ягында да, штрафлардан курыкмыйча, 21 сәгатьтән төн уртасына кадәр калдырырга мөмкин булачак.
Яңа билгеләр урнаштыруны регламентлый торган Юл хәрәкәте кагыйдәләре редакциясе 1 марттан үз көченә керде.
Кагыйдәләрнең барысы да безнең иминлегебезне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев