21 апрельдә – Ураза бәйрәме
Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
– Хөрмәтле кайбычлылар! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм. Мөкатдәс бу бәйрәмдә һәр мөэмин чиксез нигъмәтләре һәм Кадер кичәсендә иңдерелгән Коръән Кәрим өчен рәхимле Аллаһы Тәгаләгә мәдхия-мактауларын юллый, гыйбадәт кыла. Ураза вакытында кешегә ихлас догаларының, тән һәм җан сафлыгы турында кайгыртуының, хәерле ниятләренең, игелекле эшләренең әҗер-савабы – күңел көрлеге, Аллаһының мәрхәмәте һәм ярлыкавы насыйп була. Хәзерге катлаулы, һәрберебездән сабырлык һәм олпатлык белән гамәл кылу, милләтара, динара хезмәттәшлекне ныгытуда, башка халыкларның диненә, мәдәниятенә һәм теленә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүдә шәхсән катнашу таләп ителә торган заманда моның мөһимлеге аеруча ачык аңлашыла. Бу изге бәйрәм көннәрендә Раббыбыз күңелләребезне шәфкать-мәрхәмәт, мәхәббәт нурына күмсен, иманыбызны ныгытсын! Һәркемгә бәхет, тынычлык, сәламәтлек, иминлек телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев