25 мартта Кайбыч эшмәкәрләре очрашуга җыела
25 мартта Кайбычта эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү, эшмәкәрләрне яклау мәсьәләләренә багышланган очрашу уза.
Кече һәм урта бизнес - эшмәкәрлек субъектлары белән очрашу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республиканың барлык шәһәр-районнарында да үткәрелә. Анда Татарстанның Икътисад министрлыгы, Сәүдә-икътисад палатасы вәкилләре, Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил катнашуы көтелә. Очрашу район Советы бинасында көндезге сәгать икедә уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев