30 август – Республика көне. Әлеге бәйрәмнәр уңаеннан район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән котлау хаты килде
Котлауда мондый юллар бар:
«Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне барыбыз өчен дә кадерле булган бәйрәмнәр белән кайнар котлыйбыз.Быел бу бәйрәмнәр Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына туры килде. Бер гасырлык юбилей тормышыбызга тагын да җанлану, аерым бер күтәренкелек өстәде. Аягында нык басып торучы Кайбыч дәүләт ярдәмен тоеп яши. Республикада тормышка ашырылучы программалар халкыбызга заманча торакта, уңай тирәлектә яшәү, сыйфатлы медицина ярдәме һәм яхшы белем алу, гаилә төзү, балалар үстерү һәм тәрбияләү мөмкинлеген, өлкәннәрнең имин һәм мул тормышын тәэмин итүне максат итеп куя.Туган телебезне яратуыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез, исәнлек-саулык, тынычлык һәм бәхет телибез. Республика көне котлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев