Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район халкына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас котлыйм! Татарстанның төп законы менә инде ике дистә ел буена республикабызда законлылыкның, хокук тәртибенең, гражданнар хокукларының ышанычлы гаранты булып тора. Хәзерге шартларда Татарстан Республикасы Конституциясенең иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасы үсешендә уйнаган уңай роле ачык күренә. Республиканың төп законында билгеләнгән барлык милләтләрнең һәм социаль группаларның тигезлеге принциплары иҗтимагый-сәяси тотрыклылык нигезе булып тора. Җирлегебездә тыныч тормыш алып бару һәм уңышлы үсү өчен шартлар тудыру — төп бурычыбыз. Конституция безне Ватаныбызны яратырга өйрәтә. Барыгызга да тормыш дәрте, үз көчеңә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм бөтен эшләрегездә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев