Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

8 октябрь – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Анда мондый юллар бар:

— Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре — кырларда, фермаларда һәм авылдагы башка урыннарда эшләүчеләр, бу тармакта хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз! Район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Бу — кырларда һәм фермаларда, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләрендә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда иртәдән кичкә кадәр хезмәт куючылар бәйрәме. Ул җирдә яшәүче, хезмәт куючы, терлекчелектә, азык-төлек сәнәгате оешмаларында эшләүчеләрне, күп кыенлыкларга карамастан, терлекчелек, үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләрне берләштерә. Сезне илне туендыручылар дип атыйлар, һәм бу исем сезгә хаклы рәвештә бирелде. Агросәнәгать комплексы — район икътисады нигезләренең берсе. Бүген дә, һәрвакыттагыча, районның динамик үсеше, халыкның иминлеге авыл хуҗалыгындагы уңышларга бәйле. Агротехник чараларны сыйфатлы уздыру, заманча технологияләрне уңышлы куллану аркасында районыбыз игенчеләре 107 мең тонна ашлык җыеп алды. Авыл кешеләренең югары профессиональлеге, аларның фидакарьлеге һәм сайлаган эшләренә бирелгәнлеге ихтирамга һәм хөрмәткә лаек. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, җитештерү алдынгыларына фидакарь һәм намуслы хезмәтләре өчен баш иябез. Сез үз эшегезгә чын күңелдән бирелгәнсез, көндәлек армый-талмый хезмәтегез, энтузиазм, бурыч хисе һәм туган җиргә бетмәс-төкәнмәс мәхәббәтегез сокландыра. Үз тәҗрибәсен һәм белемнәрен яшь буынга тапшыручы тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Узган буыннарның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә бүгенге уңышларга ирештек. Нәкъ менә сезнең ярдәм белән, хөрмәтле ветераннар, бүген икътисадның аграр тармагы уңай үзгәрешләр кичерә.
Бу бәйрәм көнендә барыгызга да нык сәламәтлек, оптимизм, күңел көрлеге, район һәм республика иминлеге өчен нәтиҗәле эшегездә уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев