Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

80 елдан соң Витебск җирендә Кайбыч районында туган солдатның туганнарын эзлиләр

«Кайбыч таңнары» газетасы редакциясенә Белоруссиянең Витебск шәһәреннән хат килде.

Ерак сугыш елларының тыныч кайтавазы дистә еллар узгач та язмышларны тоташтыруын дәвам итә.

«Витебскоблгаз» унитар предприятиесенең эзләнү отряды редакциягә Бөек Ватан сугышы солдаты Митачкин Семен Ильичның туганнарын эзләүдә ярдәм итүебезне үтенеп мөрәҗәгать итте. Алар җибәргән хатта солдатның 26 нчы гвардия укчы дивизиясе, 75 нче гвардия укчы полкы составында хезмәт итүе һәм 1943 елның 17 декабрендә Витебск җирендә батырларча һәлак булуы, 2026 елның июлендә Витебск өлкәсендә туганнар каберлегендә җирләнгән сугышчыларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча истәлекле чара әзерләнүе турында языла. Безнең каһарман якташыбыз да шул каберлектә җирләнгән. «Семен Ильичның ТАССРның Кайбыч районында тууы билгеле. Аның тормыш иптәше Танцыкова Татьяна Акимовна да әлеге районның Молькино авылында туган», — диелә хатта.

Редакциягә килгән бу хаттагы документларда төгәлсезлекләр булуы ихтимал. Сүз, мөгаен, Мәлки авылы һәм Митачкин фамилияле солдат турында барадыр. Без, үз чиратыбызда, ерактан килгән хатны «Кайбыч таңнары» газетасы сайтында һәм социаль челтәрләрдә бастырып чыгардык. Семен Ильич турында белүчеләр табылуына өметләндек. Герой турындагы хәтер аның туган ягына, туганнарына кайтырга тиеш. Кайбычта озак еллардан соң солдатның исеме туган җиренә кайткан очраклар булды инде. Борындыкта туып-үскән каһарман солдат Әбрар Җәләлиевның данлы исеме кече Ватанына сиксән елдан соң әйләнеп кайткан иде. Аның җәсәден туган авылы зиратына алып кайтып җирләделәр. 

Белоруссиядән килгән хат интернетта басылган икенче көнне үк редакцядә телефон шалтырады. Семен Митачкин Мәлки авылында яшәүче Лариса Камышованың бабасының бертуганы булып чыкты. Ул үзе Иске Тәрбит мәктәбендә укытучы булып эшли, яшь армиячеләр отрядының координаторы.

— Бу хәбәрне укыгач, төне буе йоклый алмадым. Бөек Ватан сугышы тәмамланып, 81 ел узгач туганың табылсын әле, — диде Лариса Камышова, дулкынланып.

— Кызылармеец Семен Митачкин фронтка 18 яшендә алынган. Аның 14 яшькә олырак абыйсы Герман да сугышта катнашкан һәм исән-сау туган ягына әйләнеп кайткан. Митачкиннар гаиләсендә сигез бала үскән. Эзтабарларга мең рәхмәт. 

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан солдатның данлы исеме туган ягына кайтты.

Эзләнү отрядларының фидакарь эше аркасында Бөек Ватан сугышының канкойгыч каты сугышлары барган территорияләрдә һәлак булганнарның исемнәре еллар аша тулылана бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев