9 Май — һәркайсыбыз өчен изге көн.
Бу — фашист илбасарлары белән көрәштә Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган ата-бабаларыбызның бөек батырлыгын искә алу көне.
Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры:
— 9 Май — һәркайсыбыз өчен изге көн. Бу — фашист илбасарлары белән көрәштә Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган ата-бабаларыбызның бөек батырлыгын искә алу көне.
Без сугышта һәлак булган, сугыштан кайтмаган, мәңгелеккә яу кырында калган сугышчыларның якты хәтере алдында баш иябез. Без бүген дә сафта булган тыл хезмәтчәннәренә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Фронттан еракта сез оборона линиясен батырларча тоттыгыз, җиңүгә бөтен көч, сәламәтлек, яшьлегегезне биреп, илнең нык һәм ышанычлы тылын тәэмин иттегез. Сез безнең өчен җиңүчеләр буыны булып каласыз.
Бөек Ватан сугышында совет халкы җиңүне халыклар дуслыгы, бердәмлек һәм сүнмәс рух, ихтыяр көче белән яулады, һәм бу батырлык буыннар йөрәгендә мәңге сакланачак.
Сезнең алда баш иябез, тыл хезмәтчәннәре, толлар һәм сугыш чоры балалары! Сезгә тынычлык, игелек һәм бәхет телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев