Шомырт салкыннарына әле иртәрәк булып, ара-тирә ачы җиле белән ап-ак карлары очса да, бүген кайбычлыларның йөзендә шатлыклы елмаю иде. Район туган көнен күтәренке кәеф белән каршы алдылар. Авыл уңганнары иртәдән үк ярминкәдә сәүдә итте, район мәдәният йортында тантаналы кичә булды.
Мәдәният йорты фойесында безнең җирлектә яшәүче төрле милләт вәкилләренең тормыш-көнкүрешен, үткәнен чагылдырган, бүген гөрләп эшләп килүче оешмаларның эшчәнлеген күрсәткән күргәзмә эшләде. Исемнәре Кайбыч тарихыннан аерылгысыз булган өч район башлыгы - хәзерге җитәкчебез Альберт Рәхмәтуллин, беренче булып юл ярган Азат Хәнифәтуллин һәм аннан соң дилбегәне үз кулына алган Җәүдәт Гаффаров, генерал якташыбыз ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов, ТРның социаль-икътисади мониторинг буенча комитеты рәисе Валерий Кандилов һәм башка мәртәбәле кунаклар күргәзмә белән танышканнан соң, залга узды. Ә анда алма төшәрлек тә урын юк иде, 350 ләп кунак килгән. Кайбычыбызны туган көне белән котларга мәртәбәле кунаклар, биредә якты дөньяга аваз салып, бүгенге көндә төрле шәһәрләрдә яшәүче якташларыбыз да кайткан иде. Әлеге бәйрәм районның казанышларына, аны булдыруда башлап йөрүчеләргә, иң мөһиме - көндәлек намуслы хезмәте белән Кайбыч үсешенә бәяләп бетергесез өлешен кертүче тырыш халкына багышланды.
Кайбыч яшьләре өздерә! Төрле оешмаларда эшләүче биюче егет-кызларның биюендә, Кайбычыбызның чәчәк атуы, анда бәхетле кешеләр яшәве ачык чагылды. Алып баручылар Рамилә Миңнуллина белән Ленар Баһавиев сүзне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бирде.
Узган 90 ел вакыйгаларга бай булды. Иң мөһиме - Кайбыч районының исеме барлыкка килде, җисеме-халкы, территориясе берләшеп, тарихкка кереп калды, -диде ул үткәннәргә күз салып. - Барыгызны да бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм. Кайбыч районының 100 еллык һәм башка юбилейларын да үткәрергә язсын әле безгә. Тормышыбыз күркәм дәвам итсен. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаиләләрегезгә бәхет, шатлык, тормышыгызда олы абруй, озын гомер теләп калам.
Тәбрикләү сүзеннән соң Альберт Рәхмәтуллин район үсешенә лаеклы өлешен керткән, намус белән тырышып хезмәт куючы кайбычлыларны бүләкләде.
Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укый аласыз.
Нет комментариев