95 еллык тарихы бар
Россиядә балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре оешуга быел 95 ел тулды.
Әлеге юбилей датасы уңаеннан бүген башкалабызның "Казан" милли мәдәни үзәгендә тантаналы чара уза. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, республика балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Әсгать Сәфәров һәм барлык шәһәр, районнардагы комиссияләр рәисләре, секретарьлары катнаша. Алар арасында Кайбычтагы комиссия рәисе Фатыйма Бикбова һәм секретарь Фирдания Алиева да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев