Хәбәрләр
Афанасьевка авылындагы янгын кеше үлеменә китерде
Узган атнаның пәнҗешәмбесендә иртәнге сәгать дүрт тулырга биш минутта район янгын сүндерү частена Афанасьевка авылының Совхоз урамында дүрт фатирлы йортның өченче бүлмәсендә янгын чыгуы хакында хәбәр керә.
Кызганыч, анда яшәүче ир-атның фаҗигале төстә гомере өзелә. Аның тәмәке тарткан җиреннән йоклап китүе, тәмәкедән урын-җиргә ут кабуы һәм төтен исенә буылып үлгән булуы фаразлана. Бу хакта редакциягә Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара янгын күзәтчелеге инспекторы Илшат Шәфигуллин хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев