Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Афанасьевка фермерының «тәмле» бизнесы

Кеше үз язмышына үзе хуҗа дип юкка гына әйт­миләрдер. Кайберәүләр башкаларга ияреп кенә барырга да мөмкин, андыйлар да аз түгел. Ә кемдер карьерасын, тормышын шәхси фикеренә таянып, үзе һәм гаиләсе өчен кулай булган вариантлар ярдәмендә төзи. Афанасьевкада яшәүче фермер Павел Муклуков та әнә шундыйлардан. Күптән түгел без аның белән очрашып, киләсе җиләк сезоны турында сөйләштек.

Хәбәрдар булмаучылар өчен аңлатып үтәм: Павел Николаевич – җирле фермер. Ул җиләк үстерү белән шөгыльләнә, элек җиләк-җимеш совхозы җитәкчесе булган. Әлеге юнәлештә тәҗрибә туплаган кеше буларак, үз бизнесын булдырырга уйлаган. Җирне озак вакытлы арендага алып, ике гектарын җиләккә бүлеп, калганына бөртек­леләр – бодай һәм арпа, күпьеллык үлән чәчә һәм бәрәңге утырта. Культураларның мондый төрлелеге аңа терлекчелек белән шөгыльләнү өчен дә кирәк. 
Эшен яңа гына башлап җибәргән фермер, бизнесын җәелдерү максаты белән, 2013 елда республика программасыннан да файдаланган. 
– Күп хезмәт куярга туры килә. Җиләкне, теләсә кайсы башка культура кебек, даими рәвештә карап, тәрбияләп торырга кирәк. Җиләклекләрнең чүбен утап, төпләренә өяргә, шуннан соң гына мул уңышка өметләнергә кирәк.Кул хезмәтеннән дә, техникадан да файдаланабыз. Коры һава торышы булганда, тамчылап су сибү агрегатын эшкә җигәбез.Суүткәргеч торбалар биш ел эчендә яраксыз хәлгә килде дияргә мөмкин.  Алар, су җитмәүдән тыгылып, ләм белән тулды. Дым күп булганда, киресенчә, җиләк чери. Бу очракта бөтен уңышны югалтырга мөмкин, – диде ул, үзенең “тәмле” бизнесына аңлатма биреп. 
Сезон вакытында фермер дистәгә якын кешене эшкә ала, җиләк плантациясендә гаилә белән хезмәт куялар: тормыш иптәше Светлана һәм балалары – КФУда белем алучы Алина, унберенче класста укучы Денис һәм җиләкләрнең тәмен татып караучы Диана, ул әлегә балалар бакчасына йөри. 
Әлбәттә, шул вакыт эчендә Павел Муклуков парт­нерлар белән эшлекле мөнәсәбәт урнаштырган. Җиләк үсентеләрен китереп торучысы, (технология буенча, өч ел дәвамында җимеш биргәннән соң, җиләклекләрне казып, яңаларын утырталар), Казанда һәм Кайбычта, күрше-тирә районнарда күпләп һәм зур булмаган күләмдә җиләк сатып алучы даими клиентлары бар. 
Һәр бизнестагы кебек, монда да чыгымнар юк түгел. Иң куркытканы – һава шартлары, алар уңай булса, отасың, юк икән — чыгымнар капланмый. 
– Узган ел сатып алучыларның берсе продукция өчен акчалата түли алмады. Шуңа күрә аннан бозаулар, үгезләр, ашлык, хәтта кәбестәгә хәтле алырга туры килде, – диде Павел Муклуков. 
Шуңа күрә дә инде ул терлекчелек белән дә шөгыльләнә. Хуҗалыгында тугыз сыер һәм сигез үгез бар. Җәй көне 17 баш терлеккә исәпләнгән сарай төзегән.Малларны чыгарып йөртү өчен кардасы да бар. 
Җиләк сезоны башланыр­га әле шактый вакыт булса да, фермер эшне алдан планлаштыра. Плантациягә карлыган һәм кура җиләге куаклары да утыртылачак, алар ун гектар мәйданны алып торачак. Су сибү үткәргечләрен дә яңартырга кирәк. Фермер әлеге мәсьәләне хәл итүдә район башлыгына, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ярдәменә өметләнә. Алар плотина төзергә вәгъдә иткән. Аның ярдәмендә җиләклекләргә су сибү мөмкин булачак. 
Һава шартлары уңай булганда, көненә 300дән алып 500 килограммга кадәр җиләк җыярга мөмкин. Күпләп сатып алучылар аны кайвакыт 800 килограммга кадәр ала. Шуңа күрә тиз дә, күләмле дә итеп эшләргә туры килә. 
Булган белемнәре һәм тәҗрибәсе Павел Муклуковка бизнесын үстерергә булышлык итә. Иң мөһиме, аның үз алдына куйган максаты бар – гаиләсен кайгырту, моның өчен ул тагын да күбрәк эшләргә әзер. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Афанасьевка фермерының «тәмле» бизнесы