Тормышта кайсы мизгелдә нинди халәттә каласыңны язмыш үзе генә белә торгандыр, мөгаен. Безнең хыяллар күчәре бер якка әйләнә, ә чынбарлык тегермәне безнең каршыга еш кына бөтенләй көтелмәгән хәлләр китереп чыгара...
Рәминә апа Пашкина Олы Кайбыч авылында туып үсә. Яшьлегенең гүзәл бер мизгелендә хәрби кешегә гашыйк була ул. Сөйгәне белән гаилә корып Ашхабадка ук китеп бара. Бу шәһәрдә 18 ел матур гомер кичерә алар. Аннан кабаттан гаиләсе белән бергәләп Кайбычка әйләнеп кайта. Инде туган җиргә яңадан кайтып төпләнгәнгә дә 20 ел вакыт узып киткән. Ә ун ел элек алма кебек ике кызын, бер улын калдырып тормыш иптәше дә бу фани дөньядан бакыйлыкка күчә Рәминә апаның. Сабырлык чапанын менә шулай бик иртә кияргә туры килә бу гаиләгә.
Рәминә апа тырыш, җаваплы кеше. Гаиләсе белән Кайбычка күчеп кайткач та, миңа 36 яшь дип тормый, белем ала, социаль-тәэминат бүлегенә урнашып эшли башлый. Инде лаеклы ялга китәргә дә күп калмый дип йөргәндә, замана җилләренең кырыс сәясәтенә эләгеп кыскартуга эләгә ул. Пенсиягә чыгарга ике ел калган, кая барып, ни эшләргә?! Ире күптән вафат, өйдә балалар, әле тагы авыру әнисе дә урын өстендә ята... Нидер сайларга, килеп туган хәлдән дөрес итеп чыгарга кирәк булган мизгелләр туа. "Авыр булды ул чакта. Яшьлектә бер эштән икенчесенә күчү бер ни тормый, олыгайгач андый хәлгә калу авыррак икән," - дип искә ала ул вакытларны Рәминә апа. Томышта һәрчак чишелеш бар, иң мөһиме проблемаң белән күзгә-күз калмаска кирәк, диләрме әле?! Кыскартуга эләккәч тә, Рәминә апа ярдәм сорап районның халыкны эш белән тәэмин итүче мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә. Эльвира Камалиева җитәкләгән бу үзәккә әле дә бик рәхмәтле ул. Чөнки гаилә хәлен, тормыштагы ситуациясен аңлап, Казан белән килештереп лаеклы ялга ике ел алдан чыгарга ярдәм итәләр аңа. Эльвира Камалиева билгеләп узганча, хезмәткәр пенсиягә чыгарга озак вакыт калмаган аралыкта кыскартуга эләксә, яки ул эшләгән оешма бетерелсә - аның вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеге бар.
Рәминә апа хәзерге вакытта Афанасьевка авылында улы гаиләсендә гомер кичерә. Барысы да эшкә киткәч, оныгы белән өйдә икәү генә калып, хуҗалык алып бара алар. "Үз вакытында миңа күпләр ярдәм кулы сузды. Соңрак, төрле эшләргә чакыручылар да булды. Мин барысына да бик рәхмәтле," - диде Рәминә апа безне озата чыкканда. Узган ел инде ул яше җитеп лаеклы ялга чыккан. Бүген алты оныкның яраткан дәү әнисе, димәк, иң кирәкле кеше ул - Рәминә апа!
Нет комментариев