Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Әфганстанда һәлак булган солдатның Мәлкидә яшәүче әнисен хөрмәтләделәр

Мәлки авылында яшәүче Анастасия Волкова өчен 15 февраль Әфганстанда батырларча һәлак булган улы Валерий Волковны кабат искә ала торган көн.

Хәер, ана күңеленең аны уйламаган көне юк та бугай. Бу көнне аңың хәлен белешергә җитәкчеләр, туганнары, якыннары килә. 

Бүген Анастасия Волкова янына башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров, Татарстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион советы төбәк иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлеге рәисе Фәнис Зәйнуллин килде. Алар батыр ул үстергән Анастасия Волковага чәчәк бәйләме, күчтәнәчләрен тапшырды, рәхмәтләрен җиткерде. 

Валерий Волков 1982 елның октябреннән Әфганстанда хезмәт итә. Кече сержант, бүлек командиры була. 1983 елның 24 мартында, хәрби бурычны үтәгәндә, батырларча һәлак була. Аның героизмы «Батырлык өчен» медале һәм «Кызыл Йолдыз» ордены белән бәяләнә. Мәлки авылындагы Валерий Волков яшәгән урам аның исемен йөртә. Интернациональ бурычларын Әфганстан җирендә үтәүчеләр, анда һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү максатында район үзәгендә һәйкәл төзелде. Анда Валерий Волковның да барельефы бар. Ул яшәгән йортка истәлек элмә такта эленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев