Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Аграр университет студентлары Кайбыч районы мәгариф хезмәткәрләре өчен «Галиябану» спектаклен куйды

Кайбычлылар Роберт Галиев җиткәкчелегендәге «Тургай» халык театры студентларының һәр спектаклен көтеп ала. Бу юлы алар татар классик драматургиясенең күренекле вәкиле Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" драмасын алып килгән.

 Олы Кайбыч мәдәният йортына әлеге спектакльне карарга районның төрле мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан педагоглар, мәгариф ветераннары килгән иде. Әлеге тамаша  аларга һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан зур бүләк булды. Драмадагы күренешләр өлкән тамашачыны үткән яшьлегенә алып кайтса, Хәлил белән Галиябану арасындагы эчкерсез ярату яшьләргә дөньяда чын мәхәббәт барлыгын исбатлады. Спектакль тәмамлангач, укытучылар артистларны  алкышлап, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин театр коллективына рәхмәт әйтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев