Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Аграр яшьләр берләшмәсенең Кайбыч бүлеге җитәкчесе Рушан Сайрановка Германиядә стажировка узуга сертификат тапшырылды

«2014-2020 елларда Татарстан Республикасы авыл яшьләре" ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында республиканың Аграр яшьләр берләшмәсе 2016 елның 22-25 сентябрендә Активлар мәктәбен үткәрде. Анда барлык районнардан да диярлек 18-35 яшькә кадәрге йөзгә якын егет-кыз килгән иде.Чарада безнең районнан Аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлеге җитәкчесе Рушан Сайранов һәм активистлар - Федоровское мәктәбе...

Активлар мәктәбен оештыручылар авыл яшьләрен Аграр яшьләр берләшмәсе тормышка ашыручы проектларга, программаларга күбрәк җәлеп итү, тормышның барлык өлкәләрендә дә активлыкларын арттыру, үзләрен төрле яклап күрсәтә алырдай шартлар булдыруны максат итеп куйды. Әлеге берләшмәнең барлык районнарда да диярлек бүлекләре бар. Активлар мәктәбенең белем бирү өлешендә иҗтимагый проектлар яклауга зур игътибар бирелде. Ул проектларда яшьләрне җәлеп итәрдәй эш урыннары булдыруга аерым басым ясалган иде. Мәктәпне тәмамлаган, югары уку йортында кулына диплом алган белгечләрне авылга шул юл белән генә кайтарырга була.
Әлеге чараның тантаналы өлеше ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узды. Беренче көнне кураторлар җитәкчелегендә командалар тупланды, төрле тренинг­лар үтте. Ә икенче көнне тагын да җавап­лырак мәсьәләләрне хәл иттеләр. Биредә яшьләрнең активлыгын күтәрүне максат итеп куйган түгәрәк өстәл артында әңгәмәләр, "Проектлар белән эш итү" тренингы, интеллектуаль уеннар һәм башка чаралар үткәрелде.
-Командаларга соңгы көндә проект яклау өчен тема сайлау йөкләнде,- диде Рушан Сайранов. - Без аны бер көн эчендә яздык. «Зона проектлары» номинациясендә «Бүген киләчәкне төзибез» һәм «Иделаръягы серләре» проектлары иң яхшылары булып танылды. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру буенча эш юнәлешләре дә билгеләнде. Мәсәлән, «Иделаръягы серләре» проекты буенча биш районда чаралар үтәчәк. Аерым алганда, Югары Ослан районында «Гаилә учагы» конкурсы, Яшел Үзәндә шәһәр һәм авылларның тарихи урыннарына бәйле квест-уен, Кама Тамагы һәм Тәтештә «Балык көне» үткәрү күздә тотыла. Безнең район да читтә калмый. Кайбыч ягының горурлыгы булган имәнлекләргә бәйле рәвештә "Россия имәнлекләре" дип исемләнгән туристик чара үткәрү күздә тотыла. Без аны гаилә ялы буларак оештырырга ниятлибез. Җиңүчеләргә проектны тормышка ашыру өчен 200 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.
Шатлыклы хәбәр: Рушан Сайрановка 31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Германиядә Халыкара күләмдә яшьләр өчен үткәрелүче чарада стажировка узуга сертификат тапшырылды. Әлеге сертификатка эшен яхшы оештыручы ун районнан аграр яшьләр берләшмәләре җитәкчеләре лаек булды. Алсу Миңнуллина һәм Руслан Тайсиновка катнашучы сертификаты бирелде.
Аграр яшьләр берләшмәсе яшьләрнең барлык уй-хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Яшьләргә һәркайда юл ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аграр яшьләр берләшмәсенең Кайбыч бүлеге җитәкчесе Рушан Сайрановка Германиядә стажировка узуга серт...