Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Әй, матур да соң син, Кайбыч!

Дәүләт хезмәтендә эшләп лаеклы ялга чыккан Казан ветераннары экскурсиягә килде.

Казанда дәүләт хезмәтендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар Кайбычка экскурсиягә килде.

Кунакларны Олы Кайбычта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова каршы алды һәм озата барды.
— Сезне Кайбыч җирендә күрүемә шатмын. Районыбызда күпмилләтле халык яши. Эре җитештерүчеләр булмаса да, соңгы өч елда, куәтле инвестор килү һәм М12 юл төзелеше алып барылу белән бәйле зур үзгәрешләр булды. Игенчелек һәм терлекчелек тармагында да мактанырлык уңышларыбыз бар, — диде Альберт Илгизәрович.
Кайбыч белән танышу район үзәгендәге Җиңү паркыннан башланды. Авылларыбыз тарихын, аның легендар шәхесләре турында яхшы белүче Рәмис Хәялиев мондагы һәрбер һәйкәл турында аерым сөйләде. Экскурсиягә килүчеләргә Сабантуй һәм башка бәйрәмнәр үткәрелүче «Имәнлек» ял паркын һәм элеккеге сазлыклы урында барлыкка килгән паркны да күрсәттеләр.

Өлкәннәрнең мавыктыргыч сәяхәте Кайбыч ягы музеенда дәвам итте. Мондагы тарихи экспонатлар белән музей директоры Илдар Шакиров таныштырды. Ачык һавадагы, төрле милләтләрнең көнкүрешен чагылдырган авыл өйләре дә Казан кунакларында зур кызыксыну уятты.
Көннең икенче яртысында Олы Подберезьега юл тоттылар. Бу авылга гасыр төзелеше булган М12 юлыннан бардылар. Монда экскурсиягә килүчеләрне яңа гына мичтән чыккан ипи-тоз, җыр белән якташыбыз, шушы авылда туып-үскән Петр Чекмарев, җирлек башлыгы Оксана Емельянова һәм ярты гасырдан артык тарихы булган «Березка» ансамбле солистлары каршы алды. Мәдәният йортында җирлекнең ветераннар советы рәисе Екатерина Елисеева Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары турында сөйләде. Мәктәпкә дә керделәр, аның белән директор Фәнзилә Биктимерова таныштырды. Укытучы һәм укучы һәйкәле янында фотога төштеләр. Сергий Радонежский чиркәвендә, игенчелек һәм халык көнкүреше музеенда булдылар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Район үзгәргән икән

Ветераннарның Кайбычка әлеге сәяхәте турында хат алдык, аны сезнең игътибарыгызга җиткерәбез, хөрмәтле газета укучыларыбыз.

Безгә, дәүләт хезмәте ветераннарына, «Татарстан киңлекләре буйлап» проекты кысаларында Кайбыч районын үз күзләребез белән күрү бәхете елмайды.
Төрле елларда эш буенча бу районга күп тапкырлар килергә туры килде. Әле дә хәтердә, яңа төзелгән кечкенә авыл районы иде ул, район үзәге дә гади генә, юллары да юк...
Дистә елдан артык вакыт үткәч, Кайбыч җиренә кабат аяк бастык. Безне җылы сентябрь кояшы нурларына күмелгән, матур, сизелерлек үскән, яшәргән, заманча район үзәге каршы алды. Олы Кайбыч авылы чыннан да танымаслык булып үзгәргән. Аның үзенчәлекле, кабатланмас төс алуына чын күңелдән шатландык. Халыкның яшәешен тәэмин итүенең барлык өлкәләрендә алга китеш әллә каян күренеп тора.
Бу якларда алып барылган төзелешләргә гаҗәпләнми мөмкин түгел. Җиңү паркындагы төрле тематикага багышланган һәйкәлләр, социаль — мәдәни объектлар, спорт корылмалары, халык күпләп ял итә торган урыннарны уңайлы итеп төзекләндерү, туган якны өйрәнү музееның фәнни-агарту эшчәнлеге алып баруы күңелләрдә соклану хисе уятты. Һәр җирдә туган җиреңне ярату, тарихи тамырларыңны хөрмәт итү, үз районың белән горурлану сизелә.

Олы Подберезье авылына сәяхәтебез, искиткеч мәктәбе, андагы бай музей, бөтен республикада тиңе булмаган укытучы һәйкәле, «Березка» халык фольклор ансамбленең иҗади эшчәнлеге, авыл халкы белән эчкерсез аралашу онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Ачык һавадагы авыл хуҗалыгы музей комплексы — игенчелек һәм авыл көнкүреше музее аеруча сокландырды. Ул шушы авылда туган, безнең элеккеге хезмәттәшебез, хәзер Россия Фәннәр академиясе президенты урынбасары булган Петр Чекмарев инициативасы белән булдырылган. Бу музейга Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган сирәк экспонатлар, Совет һәм хәтта революциягә кадәрге ядкәрләр җыелмасы беркемне дә битараф калдыра алмый. Якын киләчәктә музей агротуризм, киң җәмәгатьчелек өчен җәлеп итү ноктасы булыр дип ышанабыз.
Кайбычлыларның кунакчыллыгы, ачык, ярдәмчел булуы, бу көнне аралашырга туры килгән һәркемнең югары һөнәри осталыгы да күңелләрдә соклану хисләре уятты. Гүзәл Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге бердәм командага шушы төбәкнең иҗтимагый — сәяси тормышында, социаль-икътисади үсешендә алга таба уңышлар, рухи, мәдәни өлкәләрдә яңа казанышлар, киләчәктә дә халык традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау, үстерү һәм торгызуда уңышлар телибез. Кайбыч ягының үткәнен тәфсилләп сөйләп биргәннәре өчен туган як төбәге тарихын өйрәнүче Рәмис Хәялиевка, Илдар Шакировка рәхмәтлебез.
Район күге һәрвакыт аяз булсын һәм аның иҗади юлын караңгылык капламасын, халкы гел шулай дус-тату булып яшәсен!

Тирән хөрмәт белән: Ирина Терентьева, Рушания Вахитова, Гөлнур Гыйниятуллина, Фәнил Габдрахманов, Ринат Гатауллин, Ренар Мусаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев