Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Айсылу Таулбаева: «Мин Кайбычтан китмәгән дә кебек»

Моннан җиде-сигез еллар элек район үзәк сырхауханәсенә “Авыл табибы” программасы буенча бер төркем яшь белгечләр кайтуын күбегез хәтерлидер әле.

Алар арасында балалар табибы Айсылу Таулбаева да бар иде. Ягымлы врач апаларын балалар да, әти-әниләре дә тиз яратып өлгерде. Ләкин, билгеле бер вакыт үтү белән, яшь табиб күренми башлады. Интернеттагы сәхифәләреннән без аның гаиләсе белән шәһәргә күченүен, икенче тапкыр әни булуын, декрет ялы беткәч, Алабуга сырхауханәсендә эшли башлавын белдек. Быел көз Айсылу Таулбаева кабат безгә кайтты. Димәк, Кайбычның тарту көче зур булган. Әлеге әңгәмәбез әнә шул хакта.
 

– Айсылу Рөстәмовна, белүемчә, сез Башкортостан якларыннан. Сезне Кайбычка нинди юллар китерде?

– Әйе, мин Хәйбулла районының Акъяр авылында туып-үстем. Әнием – шәфкать туташы. Аңа карап, миндә нинди һөнәр сайларга дигән сорау бөтенләй булмады. Әнием медик булгач, мин дә больницада эшләргә тиеш дип кабул иттем. Мәктәп тәмамлагач, Өфедәге Башкорт дәүләт медицина университетының педиатрия факультетында укыдым. Хезмәт юлымны туган ягымда башлап җибәрдем. Ул чорларда “Авыл табибы” программасы популярлашып китте. Мин дә катнашып карарга булдым. Тормыш иптәшем Тәлгать белән төрле вариантлар карый башладык. Күп кенә танышларым Мәскәү, Себер якларына китте. Без Татарстанны сайладык, чөнки ул Башкортостанга якынрак, климатлары да охшаш.

– Беренче тапкыр бу якларга кайткан көнегез истәме?

– Әйе, бүгенгедәй хәтерлим. Башта үзем генә кайтып килдем. 2015 елның кояшлы, чалт аяз беренче июнь көне иде ул. Шаулап-гөрләп Сабантуйга әзерлек эшләре бара. Урамнар чип-чиста, матур, бөтен җирдә яшеллек. Монда яшәргә була, дип уйлап куйдым, бик ошаттым. Ун көннән Кайбычта эшли башладым. Программа буенча тиешле биш елымны эшләдем. Контракт беткәч, нишләргә икән, дигән сорау туды. Татарстаннан китәсем килмәде. Бу республикадагы сәламәтлек саклау системасының торышы, эш сыйфатына контроль, хезмәт шартлары ошады. Башкортостанда эшләп караган белгеч буларак, чагыштырырлык яклары күп иде. Шуңа күрә Татарстанда калырга булдык. Туган ягыбызга якынрак булыр дип, Алабуганы сайладык. Монда ел ярым эшләдем.

– Кабат Кайбыч сырхауханәсенә кайтулар ничегрәк булды?

– Шәһәргә күченгәннән соң да, бу якларга эзне суытмадык. Гаилә дусларыбызга кайтып йөрдек. Безгә дә кунакка килделәр. Хезмәттәшләрем белән телефоннан аралашып, язышып тордык. Танышлар яңадан Кайбычка кайтырга өндәп торды һәм күндерделәр. Мондагы халык җыеннарына кадәр сагындырган иде. Шәһәрдә андый очрашулар, проблемаларны уртага салып сөйләшүләр юк бит. Кайбычтагы җыеннарда бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Кемнедер котлыйлар, канәгатьсезлек белдерүчеләрне дә бүлдермичә тыңлыйлар.
Алабугада да начар яшәмәдек без. Эш урыным да әйбәт иде, җибәрәселәре килмәде. “Нишлисез анда, Кайбыч бит ул авыл!”, – дип әйтүчеләр күп булды. Андыйларга: “Юк, ул авыл түгел, мин анда яшәдем һәм яхшы беләм. Зурлыгы ягыннан авыл дип әйтеп буладыр, ләкин ул шәһәрчә үсеш алган”, – дип җавап бирдем. Кайбычта да мәктәп-садиклар эшләп тора, аларда яхшы белем һәм тәрбия бирәләр. Спорт-сәламәтләндерү комплексы, боз шугалагы, чаңгы базасы, төрле түгәрәкләр – буш вакытыңны файдалы итеп үткәрү өчен мөмкинлекләрне санап бетерерлек түгел. Инфраструктура алга киткән, банклар, күпфункцияле үзәк, администрация эшләп тора, кибетләр күп.

– Балаларыгыз авылга күченүне ничек кабул итте?

– Улыбыз Камил кечерәк әле, өч яшендә генә. Кызыбыз Индира, Олы Кайбычта “Миләшкәй” балалар бакчасына йөреп, Алабугада беренче класска укырга барды. Яңадан кайтканчы барысын да кат-кат уйладык. Индира авылны ярата. Үзебезнең аерым йортыбыз, этебез, сыер һәм атларыбыз булсын иде дип сорый. Кыскасы, авыл җанлы бала. Шәһәргә күченүебезне дә өнәп бетермәгән иде. Кайбычтагы дус кызларын, балалар бакчасына бергә йөргән иптәшләрен сагынды. “Кайбычка кайтасың киләме?” – дигәч, шатланып, “Әйе!”диде. “Шәһәрдә каласым килә, миңа монда бик ошый”, – дип әйтсә, аның фикерен дә исәпкә алган булыр идек, әлбәттә. Хәзер ул Олы Кайбыч мәктәбенең икенче классында укый. Классташларының әти-әниләренә рәхмәт, алар үз балалары аша кызыбызга яңа мәктәпкә ияләшергә булышты. Элек бергә бакчага йөргән иптәшләре булса да, алар күптән күрешмәгән иде бит. Кемдер – Индираны, кызым үзе кемнедер оныткан. Барысы да аны җылы кабул итте.

– Хезмәт коллективына кереп китү авыр булмадымы?

– Кайбычтан китмәгән дә кебек мин. Яңадан үз өемә кайткан кебек тоелды. Шактый вакыт узды бит, коллективта да үзгәрешләр булган. Ничек эшләп китәрмен дигән дулкынлану булды, билгеле. Кандидатурамны хуплап, яңадан монда эшләү мөмкинлеге тудырган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, күченүдә һәм кайтып урнашуда ярдәм күрсәткән җитәкчем Гөлнара Сафиуллинага, вакытлыча яшәп тору өчен йортны җылы, матур һәм уңайлы хәлгә китергән хезмәттәшләремә рәхмәтлемен. Балалар һәм әти-әниләр дә җылы кабул итте. "Сез кайттыгызмы? Ничек әйбәт булган!"– дип хәлләрне сорашалар. Шул җылы сүзләр генә дә ни тора бит! Төрле кеше бар, билгеле. Программа буенча бер тапкыр кайтканнар иде бит инде, дип әйтүчеләр дә юк түгел. Төрле фикер ишетергә туры килә. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый.

– Гаиләдә нинди телдә сөйләшәсез?

– Милләтем буенча мин дә, ирем дә – башкорт. Татар телен тиз өйрәндем, чөнки ул туган телем белән охшаш. Гаиләдә башкортча һәм русча аралашабыз. Шәһәргә киткәч кызым татар телен онытты, монда яңадан өйрәнер дип өметләнәбез. Без күп йөрдек, кайларда гына булмадык, ләкин Кайбычтагы кебек матур итеп татарча иркен сөйләшкән җирне күргәнебез булмады. Монда телләр өйрәнүгә зур игътибар бирелә.

– Балалар сәламәтлеге турында да сөйләшеп алсак иде. Аны кайгырту сабый ана карынында чагында ук башланырга тиеш, диләр...

– Юк, тагын да иртәрәк, булачак әнинең бала чагыннан ук кирәк, дип төзәтмә кертер идем. Кызларга, гомумән, балаларга тиешле прививкаларның барысын да вакытында ясатуга җитди караш булырга тиеш. Бүгенге көндә аларга тискәре караучылар, кирәк дип санамаучылар бар. Моның нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин. Мәсәлән, кечкенә чагында кызылча авыруына каршы прививка ясалмаган йөкле хатын-кызның, шул чир белән авырып китсә, сабые төшәргә яки ул гарип булып туарга мөмкин. Кыз баланың гигиенасын да кечкенәдән  кайгырту мөһим. Туклануы яхшы булырга тиеш. Зифа буласым килә, дип, катгый диеталарда утырырга ярамый. Артыгын ашап, сәламәтлек өчен зыянлы фастфудлар белән туклану да дөрес түгел.
Бала сәламәт булып тусын өчен, йөклелекнең планлаштырылган булуы мөһим. Күпләр моны кирәк дип санамый, баланы Ходай бирде, диләр. Йөккә узганчы бер ел, ел ярым кала, витаминнар эчәргә кирәк. Әлбәттә инде, күбрәк хәрәкәт итү һәм саф һавада йөрергә киңәш ителә. Сәламәт яшәү рәвеше турында әйтмим дә. Шунысы куанычлы, хәзер ул модада. Күпчелек яшьләр, спиртлы эчемлекләр, тәмәке һәм наркотикларның зыяны зур булуын аңлап, сәламәт яшәү рәвешен, спортны сайлый.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Гел шулай Кайбычны һәм пациентларыгызны яратып эшләргә язсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев