Ак Барс Иминият компаниясе
«АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ – Татарстан Республикасы үсешенә 15 елдан артык өлеш кертүче динамик үсештәге төбәк компаниясе. Аның Татарстан буенча 42 өстәмә һәм операцион офисы, РФ буенча 5 офисы бар. Компания иминиятнең классик риск төрләре буенча комплекс лы хезмәт күрсәтә. Бердәнбер акционер – «АК БАРС» БАНК ГАҖ.
Ак Барс Иминият ком паниясе корпоратив җаваплылык принцип ларына таяна һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, тормыш сыйфатын яхшырту программаларын тормышка ашыра. Компаниядә бизнесны җаваплы алып бару, социаль һәм экологик факторлар белән идарә итү һәм исәпкә алу буенча инициативалар формалаштырылган. Төп эш чән леккә экологик һәм социаль проектларны кертү Ак Барс Иминият компаниясенең мөһим юнәлеше булып тора.
Сәламәтлек турында кайгыртып, «АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖе түләүгә гаризаны дистанцион рәвештә, компания сайты аша бирү мөмкинлеге бирә. Иминият очраклары буенча түләүләр кыска вакытта башкарыла.
Кайбыч районының Бәрлебашы авылында күзәтелгән яшен вакытында челтәрдә электр көчәнеше арта. Нәтиҗәдә, авылда яшәүчеләрнең электр җиһазларына зыян килә: телевизорлары, мониторлары, процессорлары, приставкалары, суыткычлары, газ казаннары һәм бойлерлары сафтан чыга.
Иминият түләвен хәл иткән вакытта мондый очракны кыска ялга ныш вакытында килеп чыккан электр тогы тәэ сире, токның көче кис кен үзгәрүе яисә индуктлашкан токның йогынтысындагы киеренкелек нәтиҗәсендә килеп чыккан дип санап, килгән зыянны каплау мөмкинлеге бар.
Бәхеткә, авылның бу очракка дучар булган җиде кешесе дә Ак Барс Иминият компаниясендә иминиятләштерелгән булган. Әлеге иминият очрагы буенча компания кыска вакыт эчендә клиентларының барысына да килгән зыянны кап лады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев