Хәбәрләр
“Ак Барс Кайбыч” җәмгыятендә яңа билгеләнүләр
"Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче- өченче филиалларында директорлар алышынды. Хәзер икенче филиалны элек Иске Чәчкабта управляющий булып эшләгән Радик Миңнуллин җитәкләячәк. Өченче филиал белән биредә директор урынбасары булып эшләгән Фирдинант Уткин җитәкчелек итәчәк.
Әлеге коллективларга яңа җитәкчеләр тәкъдим итүдә "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.
Икенче филиал белән элек җитәкчелек иткән Рифкать Басыйров лаеклы ялга китә. Аңа башкарган эшләре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырылды. Камил Галиев та холдинг җитәкчелеге исеменнән Рифкать Нурулловичка олы рәхмәт сүзләре җиткерде. Өченче филиалны җитәкләгән Юрий Осипов "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең яңа оештырылачак баш офисы директоры вазифасына күчә. Яңа билгеләнгән җитәкчеләргә эшләрендә уңышлар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев